Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дуңгыз гриппы һәм испанка»: яңа эпидсезонда гриппның нинди төрләре көтелә

Татарстан грипп сезоны алдында тора. Быел әлеге вирусның нинди штаммнары көтелә, грипп нинди авыруларга сәбәпче булырга мөмкин һәм, иң мөһиме, боларны ничек булдырмый калырга? Болар хакында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

news_top_970_100
«Дуңгыз гриппы һәм испанка»: яңа эпидсезонда гриппның нинди төрләре көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел гриппның нинди штаммнары көтелә?

Грипп Татарстанга инде килгән – табиблар аерым очракларны теркәп бара. Әлегә «эпидемиологик бусага» узылмаган, ягъни грипп һәм ОРВИ очраклары аз. Әмма бу – әлегә.

Грипп 3 штаммны үз эченә ала – A, B һәм C, соңгысы белән хайваннар гына авырый. Ләкин подштаммнар бик күп.

«Кайсы подштаммның килүен аңлау җиңел түгел. Грипп – ул туктаусыз мутацияләнә торган вирус, шуңа күрә, дифтериядән булган кебек, безне һәрвакыт саклый торган вакцина эшли алмыйбыз. Без аны 10 елга бер тапкыр эшлибез», – дип аңлата «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы һәм иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Экспертлар һәр кыш көньяк ярымшардагы штаммнарны өйрәнә, анда нинди подштаммнар булуын карый. Чөнки бездә эпидсезон көньяк ярымшар илләрендә узганнан соң башлана. Бу мәгълүматлардан чыгып, бездә вакцина җитештерәләр: ул тиздән безнең төньяк ярымшарда да тарала башлаячак подштаммнарны үз эченә ала.

Дмитрий Лопушов бу сезонда көтелгән подштаммнарны атады, аларның икесе «А» штаммына керә:

«H1N1» – бу таныш булган дуңгыз гриппы, ул узган ел да таралган иде;

«H3N2» - ул испанка варианты, ул, традицион буларак, барлык грипп вакциналарына керә.

Шулай ук «B» гриппының бер подштаммы. Татарстан халкына хәзер ясала торган вакциналар нәкъ менә югарыда санап үтелгән вирус комбинацияләреннән саклый.

«Дуңгыз гриппын без барыбыз да 2018/2019 елда кичердек, бу – барыбызның да хәтерендә калды. Әйдәгез, 1918 елга күчик, ул чакта испанка булган, ул вакытта берничә йөз миллионнан артык кеше һәлак булган, табутлар һәр урамда торган. Бу грипп куркынычы ягыннан дуңгызныкыннан ким түгел: үпкә ялкынсынуы, үзәк нерв системасы зарарлану очраклары булырга мөмкин, теләсә нинди гриппның кире кайту гадәте бар. «H3N2» үзенең пандемия потенциалын югалтмады, 2 ел элек ул бездә актив теркәлде. Беркем дә, ул «H1N1» кебек үк көчле булмаячак, дип гарантия бирә алмый. Быел нинди эпидемия булачагы бездән генә тора – безнең прививкаларны ни дәрәҗәдә актив ясатуыбыздан», – ди эпидемиолог.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Гриппның иң куркыныч нәтиҗәләреннән берсе – энцефалит»

Белгеч сүзләренчә, грипп гадәттә 38-40 градуска кадәр югары температура, коры йөткерү һәм баш авырту белән башлана. Соңрак тамак авыртуы һәм томау барлыкка килергә мөмкин.

«Теләсә нинди грипп – нейротроп: ул баш миенә йогынты ясый, моннан тыш, ул сулыш органнарында төрле өзлегүләр, үпкә ялкынсынуы китереп чыгарырга мөмкин», – ди табиб.

Грипп хроник авырулар башлану яки аларның кискенләшүе белән куркыныч. Мисал өчен, кеше шикәр чире белән авырый, ди, аны диспансеризация вакытында ачыклаганнар, ул табиб билгеләгән даруларны эчә, һәм авыру аңа яшәргә берничек тә комачауламый. Ләкин әгәр ул грипп белән авырса, вирус ашказаны асты бизенә тәэсир итәргә мөмкин, һәм шикәр диабеты кискенләшә ала – кандагы шикәр күтәреләчәк, аннан кан тамырлары, күрү сәләте зыян күрәчәк. Нәтиҗәләре төрлечә булырга мөмкин. Барлык хроник авырулар белән дә шулай була, ди табиб. Нәкъ менә шуңа күрә хроник авырулары булучылар вакцинацияне беренче чиратта узарга тиеш.

Гриппның иң куркыныч нәтиҗәләреннән берсе – энцефалит, ул – баш мие ялкынсынуы.

«Энцефалитның нәрсәгә китерәчәген фаразларга гына мөмкин. Ул хәтта параличларга китерә ала. Баш миенең грипп вирусына ничек җавап бирүе организмның халәтенә бәйле. Кемнеңдер аяклары йөрми башларга мөмкин – мондый вариант шулай ук була ала. Чукрак калу ихтималы да бар», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Еш кына грипптан соң вируслы пневмония барлыкка килә ала – коронавирустан соң барлыкка килгән үпкә ялкынсынуларын искә төшерергә кирәк.

«Пневмония аркасында үпкәләрнең сыйдырышлылыгы кими – бу кислород җитмәүгә, кислород ачлыгына һәм башка нәтиҗәләргә китерә», – дип cөйләде республиканың баш эпидемиологы.

Фото: © «Татар-информ»

«Хәзер прививка ясату өчен иң яхшы вакыт»

Гриппка каршы прививка ясату өчен хәзер иң яхшы вакыт. Әлегә авыру очраклары бик аз.

«Иммунитет формалаштыру өчен 21 көн кирәк, хәзер грипп йоктыру куркынычы эпидемия арту вакыты белән чагыштырганда шактый түбән. Декабрьдә дә вакцинацияләнергә мөмкин булуы аңлашыла, әмма 21 көн дәвамында авыру куркынычы хәзергегә караганда чагыштырмача зуррак була. Әгәр без хәзер прививка ясатып, 1 ай эчендә грипп белән авыручы 2-3 кеше белән очрашсак, йоктыру куркынычы минималь. Декабрьдә прививка ясатсак, 21 көн дәвамында автобуста 100 кеше белән очрашачакбыз –йоктыру куркынычы югарырак», – ди доктор.

Татарстанга гриппка каршы миллионнан артык доза вакцина кайткан: «Совигрипп», «Совтрикс Квадри» һәм «Флю-м».

«Без медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләүне тәмамладык диярлек. Йөкле хатыннарга вакцинацияне тәмамлыйбыз. Хәзер актив рәвештә өлкәннәргә прививка ясыйбыз, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә басым ясыйбыз, чөнки аларда хроник авырулар күп, алар беренче чиратта вакцинацияләнергә тиеш», – ди Дмитрий Лопушов.

Метро янында прививка пунктлары эшли, анда Татарстанның теләсә кайсы балигъ булган кешесе вакцинация уза ала, паспорт күрсәтү дә җитә. Шулай ук эш урынында теләүчеләр төркемен җыярга мөмкин – әгәр уннан артык кеше прививка ясатырга тели икән, эш бирүче якындагы поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Аннан табиблар эш урынына ук прививкалар ясау өчен киләчәк. Һәм, әлбәттә, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә була, анда да гриппка каршы вакцинация уздырачаклар. Иң мөһиме, прививка көчле авырудан һәм өзлегүләрдән саклаячак, дип нәтиҗә ясый эпидемиолог.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100