Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгыз гриппы һәм Covid-19 кушылса – куркыныч: табиб гриппның ничә ай таралачагын әйтте

Татарстанда ОРВИ һәм грипп таралды. Коронавирустан авыручылар да бер атна эчендә бераз артты. Дуңгыз гриппы ни дәрәҗәдә куркыныч, хәзерге вакытта Татарстанда күпме кеше авырып, эшкә чыга алмый ята һәм гриппны Covid-19 чиреннән ничек аерырга? Татарстанның баш эпидемиологы «Татар-информ»га шул турыда сөйләде.

news_top_970_100
Дуңгыз гриппы һәм Covid-19 кушылса – куркыныч: табиб гриппның ничә ай таралачагын әйтте
Бу сезонда Татарстанда дуңгыз гриппы тарала
Фото: © «Татар-информ»

«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сезоны башланды», –  дип сүзен башлады Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов.

Табиб билгеләп үткәнчә, быел авыру сезоны гадәттәгедән иртәрәк килде. Гадәттә, медицина тармагында эшләүчеләр аны Яңа ел бәйрәмнәренә көтә.

Бу атнада Татарстанда ОРВИ буенча эпидемиологик чик 82 процентка артты, дип сөйләде агентлыкка Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге белгеч-эксперты Анна Краснова.

Краснова: «2022/2023 ел сезонында дуңгыз гриппы вирусы 182 кешедә табылды».

Фото: © Роспоребнадзорның матбугат хезмәте

«Соңгы атнада бездә грипп һәм ОРВИ белән авыруның 28 836 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч узган атнадан 39 процентка күбрәк», – дип сөйләде ул.

Татарстанда күбрәк ОРВИ вирусларының РС-вирус, риновирус һәм метапневмовирус кебек төрләре белән авырыйлар.

Дуңгыз гриппы үпкәне ялкынсындыра

Бу сезонда Татарстанда гриппның «A» – H1N1-2009 тибы тарала. Ул «дуңгыз гриппы» буларак билгеле. ТР Роспотребнадзоры 1 ноябрьдән бирле шундый авыручыларны терки.

«2022/2023 ел сезонында дуңгыз гриппы вирусы 182 кешедә табылды – барлык грипп вирусларының 92 проценты дигән сүз. 13 очракта «Б» гриппы вирусы табылды, бу – гомуми санның 6,6 проценты. «А» гриппы 3 кешедә табылды (1,5 процент)», – дип сөйләде Анна Краснова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) дуңгыз гриппының калган гриппларга караганда авыррак узуын белдерделәр. Шуңа күрә авырудан саклану чараларына җитди карарга кирәк: битлекләр кияргә, кулларын еш юарга һәм кешеләр күп булган урыннарга йөрүдән тыелып торырга кирәк.

«Дуңгыз гриппы белән авыру башка грипп вакытындагы кебек үк. Чир кинәт башлана, тән температурасы 38,5 градустан югарырак була, баш, мускуллар авырта. H1N1 вирусының үзенчәлеге шунда – ул тиз тарала һәм үпкәләрне ялкынсындыра, аны гриппоз пневмония дип атыйлар», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Covid-19 белән авырган кешеләр, өлкәннәр, балалар һәм хоник чирләре булучылар өчен грипп аеруча куркыныч.

«H1N1 вирусының үзенчәлеге шунда – ул тиз тарала һәм үпкәләрне ялкынсындыра», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.

Фото: © Рамил Гали / «Татар информ»

Гриппны ковидтан ничек аерырга?

Эпидемиолог сүзләренчә, хәзерге Covid-19 штаммнарыннан авырган вакытта чир кайвакытта гына тиз арада хәлне ала, авыру тән температурасы кинәт югары күтәрелү белән башланмый. Бу штаммнар белән чирләгәндә температура 37 градус тирәсендә була, дәваланмаганда, ул югарырак күтәрелә ала. Бу –  гриппның төп аермаларының берсе, грипп вакытында тән температурасы югары була.

Тагын бер аерма – балалар өчен куркыныч булуы, грипп белән нәкъ менә сабыйлар авырый. Эпидемиолог сүзләренчә, балалар үзара якын аралаша, аларның иммунитеты да олыларныкына караганда көчсезрәк. Алар шулай ук битлекләр киеп йөрми.

«Бездә грипп һәрвакыт балалардан башланып китте, хәзер дә бу – искәрмә түгел», – дип билгеләп үтте Лопушов.

Сыйныфларда авыру балалар булу сәбәпле, 1 сентябрьдән 1137 мәктәп укучысы белем алган сыйныфларны башка балалардан читләштергәннәр, дип сөйләде Анна Краснова.

«Бу атнада бөтен республика буенча 68 сыйныф башкаларыннан читләштерелде, балалар арасында авыручылар саны арта. Әйтик, узган атнада нибары 18 сыйныф читләштерүдә булган иде», – дип сөйләде Роспотребнадзор белгече.

Гриппка каршы вакцина бик аз калды

Грипптан саклану һәм прививка ясату турында бераз иртәрәк уйларга кирәк иде, вакцинациянең кызган чоры көз көне узды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече әйтүенчә, прививканы авыручылар саны күбәйгәнче ясату нәтиҗәле. Дмитрий Лопушов иммунитетның прививкадан соң 21 көн эчендә формалашуын искәртте.

 

Фото: © «Татар-информ» 

«Бездә вакцинация тәмамланды диярлек, кайбер сәбәпләр аркасында көтү исемлегенә язылучылар өчен аерым вакцина дозалары калды. Могдый кешеләр я авырып китүчеләр, яисә башка сәбәпләр аркасында прививка ясата алмаганнар. Ягъни кайбер сырхауханәләрдә вакциналар әле бар. Әлегә соң түгел, вакцинаны эзләргә, табарга һәм ясатырга була», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының иммунопрофилактика буенча баш белгече.

Экспертлар гриппның Татарстанда февраль азагына кадәр актив булуын көтә.

Иң мөһиме, эпидемиолог сүзләренчә, ОРВИ симптомнары бераз гына сизелсә дә, эшкә бармаска, балаларны балалар бакчасына илтмәскә һәм мәктәпкә җибәрмәскә кирәк.

«Грипп белән авыручыларның 10 процентын хастаханәдә дәваларга кирәк»

ОРВИ һәм грипп билгеләре сизелгәндә, ашыгыч медицина ярдәмен бик куркыныч очракларда гына чакыртырга кирәк. Табибны сырхауханәдән өйгә чакырырга яки фильтр аша шунда барырга була.

Грипп вакытында хастаханәләргә бер яшькә кадәрге балаларны, шулай ук хроник авырулары күп булган кешеләрне салалар. Тын бетсә һәм температура 40 градустан югары булганда «ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итәргә була – бу инде пневмония билгеләре.

«Статистика мәгълүматларына караганда, грипп белән авыручыларның 10 процентын хастаханәдә дәваларга кирәк», – дип өстәде Дмитрий Лопушов.

«Бездә грипп һәрвакыт балалардан башланып китте, хәзер дә бу – искәрмә түгел», – дип билгеләп үтте Лопушов.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Катнаш инфекция – куркыныч нәрсә

Эпидемиолог грипп һәм коронавирус катнашкан инфекция барлыгын да кире какмады. Аның сүзләренчә, ул – куркыныч нәрсә. Узган ел Татарстанда шундый очрак булган, ул авыручы реанимациядә яткан.

Соңгы атнада коронавирус белән авыручылар саны бераз арткан, моны Татарстан Роспотребнадзорында расладылар. Төгәлрәге, бу узган атна белән чагыштырганда 16,2 процентка күбәйде.

«Covid-19, нигездә, ОРВИ кебек, яки 97 процент очракта симптомнарсыз уза. Авыр формалар 0,8 процент очракта була. Без сулыш юллары авырулары билгеләре булган кешеләр күп җыелган урыннарда битлекләр киеп йөрергә киңәш итәбез, бераз үсеш глобаль борчылулар уятмый», – диде Анна Краснова.

Эвелина Киселёва

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100