news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фермага эшкә баручыларны дрон шартлаткан, яраланучылар күп, 6 кеше үлгән

news_top

Украина Кораллы көчләре Белгород өлкәсендә Россиядәге иң зур булып саналган «Агро-Белогорье» агрокомплексы автомобильләренә һөҗүм иткән. Украина дрон-камикадзелары һөҗүмендә 6 кеше һәлак булган, 30дан күбрәк кеше яраланган, дип хәбәр итә оператив штаб.

Һөҗүмгә предприятие хезмәткәрләрен эшкә алып барган ике «ГАЗ»ель һәм җиңел машина эләккән. Бу хәл Борисов районының Березовка авылы тирәсендә була.

«Борисов районында Украина Кораллы көчләре беспилотниклары «Агро-Белгорье» комплексының дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре утырган машиналарга һөҗүм иткән. 30дан күбрәк кеше зыян күргән, 6 кеше һәлак булган», – диелә хәбәрдә.

Яраланган кешеләр барысы да шәһәр хастаханәсенә җибәрелгән. Аларның башлары, йөзләре һәм аяк-куллары яраланган. Яраланган ир-атларның берсе авыр хәлдә, аның корсак куышлыгы җәрәхәтләнгән, аңа операция ясыйлар.

Шаһитлар сүзләренчә, беспилотниклар хәрби хезмәттә булмаган кешеләр утырган автобуска һәм җиңел машинага һөҗүм ясаган. Белгородта шартлауда 30 йортка һәм 10 автомобильгә дә зыян килгән.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, һөҗүмдә 4 беспилотник катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар