Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Думага сайлауда катнашкан һәр партия ни белән булса да мактана ала»

17-19 сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлау узды. Әлеге сайлаудан соң Россиядә сәясәт үзгәреш кичерерме? Моңа кадәр билгеле булмаган «Новые люди» партиясенең уңыш сере нәрсәдә? «Интертат» сәясәт белгечләре белән сөйләшеп, әлеге сорауларга җавап табарга тырышты.

news_top_970_100
«Думага сайлауда катнашкан һәр партия ни белән булса да мактана ала»
Михаил Захаров

Россиядә 17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды. 20 сентябрьдә иртәнге якта 70 проценттан артык беркетмә эшкәртелгән иде. Үзәк сайлау комиссиясе китергән мәгълүматлар буенча, протоколларның 70%ын тикшергәннән соң «Бердәм Россия» — 48,46%, КПРФ — 20,3%, ЛДПР — 7,69%, «Гадел Россия» — 7,43%, ә «Новые люди» — 5,55% тавыш җыйган.

«Бердәм Россиянең» җиңүе — законлы күренеш»

Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе:

«Бердәм Россия» кандидатлары сайлау кампаниясен намуслы эшләп чыкты. Алар бөтен мөрәҗәгатьләргә дә реакция белдереп, республика халкы белән очраштылар. «Бердәм Россия»нең җиңүе — законлы күренеш, чөнки кандидатлар халык белән һәрвакыт элемтәдә иделәр. Партиянең мобиль кабул итү бүлмәләре, «Минем кандидатым» сервисы, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү оператив үзәге эшләде. «Безнең ишегалды» («Наш двор») программасы буенча очрашулар узды. Халык программасына тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар. Кандидатлар телевизион дебатларда катнаштылар һәм яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Сайлау кампаниясе барышында барлыгы 6 мең теләк һәм тәкъдим кабул ителде. Иң актуальләре партиянең халык программасына кертелде. Минемчә, бик яхшы, конкрет, буш вәгъдәләргә урын булмаган эш документы килеп чыкты. Хәзер эшнең төп этабы башлана — бу наказларны анализлау, аларны үтәү буенча юл картасын формалаштыру.

«Сайлау ничек планлаштырылган, нәкъ шулай итеп узган»

Фатыйх Сибагатуллин, «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты:

Зур үзгәрешләр булмаячак, анда бит бер генә яңа партия, әз генә килеп керде. Анысы да көч-хәл белән. Аларның булуы зыянга эшләргә тиеш түгел дип саныйм. Безгә Дәүләт Думасына әзрәк башкаларны үткәрә башларга вакыт. Анда бит һаман Жириновский сөйли, «ЛДПР» Себердә бик күп тавыш алды. «РПСС» партиясендә рәтле кеше юк бит.

Сайлау ничек планлаштырылган, нәкъ шулай итеп узган. Сайлау узган, башыгызны катырмагыз. Бетте.

«Сәясәттә зур үзгәрешләр булмас»

Альберт Борһанов, тарихчы, археолог:

Минемчә, эчке һәм тышкы сәясәттә зур үзгәрешләр булмас. Сәяси көчләрнең бүленеше шул ук калды дияргә була. Бераз коммунистлар гына өстәлде, «Новые люди» керде. Вак-төяк партияләр кычкырудан узмадылар. Шул «Бердәм Россия», коммунистлар, бераз «ЛДПР», «Справедливая Россия» койрык булып йөриләр. Ә болай ике партия: «Бердәм Россия» һәм «КПРФ». Мин шулай булыр дип уйладым да. 50% чамасы — «Бердәм Россия», 20-25% — коммунистлар һәм вак-төякләр.

«Новые люди»ны яңа партия дип әйтеп булмый, шул ук кешеләр анда. «РПСС» партиясендәге Шевченко — яхшы малай. Бер «путинист», бер коммунист булып йөрде, юнәлешне үзгәртеп йөрергә кирәкми. Халык бит аңа игътибар итә.

«Конституцион күпчелек „Бердәм Россия“ партиясендә булачак»

Дмитрий Михайличенко, сәясәт белгече:

Конституцион күпчелек «Бердәм Россия» партиясендә булачак. Хакимият моны аңлы рәвештә эшләгән. 2024 ел — ул мөмкин булган, әмма хакимиятнең мәҗбүри булмаган трансфер елы (2024 елда Россия президенты сайланачак). Аның алдыннан хакимияткә үз позицияләрен ныгытырга кирәк иде.

Нәтиҗәләрдән чыгып караганда, электрон тавыш бирү ярдәмендә сайлауга килүчеләрнең санын арттырдылар. Андый төбәкләр күп. Татарстан, Башкортстан да шул исәпкә керә. Монда контрольдә тотып була торган нәтиҗәләр бирелә.

Хокук бозулар күп. Җәмәгатьчелекнең сайлауны кабул итүе специфик, ризасызлык күп. Аны җәмгыять эндәшмичә яисә ачык ризасызлык күрсәтмичә кабул итсен өчен барысын да эшләячәкләр.

Регионнар буенча әле төгәл мәгълүматлар юк, шулай да Ерак Көнчыгыш һәм Себернең потенциаль риза булмаган өлкәләр икәне аңлашыла. Сайлауга килүчеләр саны аз булган якларда хакимлек итүче партиягә тавыш бирү дә аз булуы күренә.

225 бер мандатлы округта 196ысы «Бердәм Россия» партиясе җиңә. Бу нәтиҗәләрне әзрәк йомшарту өчен «Новые люди» партиясе кертелде. Әлеге партия исә, бер мандатлы бер генә округта да җиңмәгән, ләкин исемлек буенча үткән. «Яблоко», «Партия роста», «Гражданская платформа», «Родина» партияләре берәр мандат алалар. Бу символик саннар гына. Аны биш партияле Дәүләт Думасы диячәкләр, ә чынлыкта исә, ул тагын да үзәкләшкән, унификациялегә әйләнә генә бара.

Монда аның чын асылын карарга кирәк. Нәтиҗәдә, «Бердәм Россия» партиясенең күпме мандат алачагын карарга кирәк, — диде сәясәт белгече.

«Сайлауда катнашкан һәр партия ни белән булса да мактана ала»

Шамил Идиатуллин, язучы, журналист:

Әгәр дә сайлаучыларга сайларга яраклы бөтен кешеләр арасыннан сайларга рөхсәт итсәләр, сайлау алдыннан «алан»ны чистартып, ниндидер чикләүләр куеп һәм булган партияләрне кабатлаучы яңа партияләр төземәсәләр, нидер үзгәрергә мөмкин. Бездә әлегә шундый вәзгыять. Мин демократик тәрбия алган кеше буларак, аның бик үк уңайлы система булмавын аңлыйм. Бары тик сайлаулар гына нидер үзгәртә ала.

Сәяси вәзгыятьне үзгәртүче башка төрләр — куркыныч һәм канлы. 

«Новые люди» партиясенең җиңүенә, бер яктан, сайлаучыларның булган һәм бернинди нәтиҗә дә күрсәтми торган партияләрдән арыганлыгы да йогынты ясаган булырга мөмкин. Икенчедән, шушы кешеләрнең туйганлыгы, арыганлыгы фонында партияне оештыручылар оста эш итүләре. Минемчә, бу партия мөстәкыйль түгел. Ниндидер мөстәкыйль карарлар кабул итәр һәм тавыш бирүчеләр мәнфәгатен кайгырта алыр дип уйламыйм.

Безнең очракта теләсә нинди хәрәкәт тә яхшы, тик тору түгел.

Бөтен күзәтүчеләр дә сайлауның анда катнашкан барлык кешеләрнең дә канәгать калуы белән төгәлләнүен ассызыклыйлар. Сайлауда катнашкан һәр партия ни белән булса да мактана ала: мәсәлән, берәүләр өстенлекләре саклап калу һәм арттыру белән, икенчеләре сәяси аренага аяк басулары, ә өченчеләре — нәрсә булса да күрсәтүләре белән.

«РПСС» партиясе (Дамир Исхаков булган партия) — ясалма проект. Аны Андрей Богданов оештырды, моңа кадәр ул тагын берничә партия оештырган иде инде. Ул көчле шәхесләрнең ышанычлы заты буларак чыгыш ясый. Алар соравы буенча партияләр оештыра, ә алар үз чиратында нәрсә беләндер риза булмаган тавыш бирүчеләрнең игътибарын читкә юнәлдерергә тиеш.

Әлеге бурыч күпмедер дәрәҗәдә үтәлгән, чөнки бу партия өчен тавыш биргән кешеләр бар. Кандидатлары — лаеклы затлар. Шәхсән үзем Дамир Исхаковка һәм башкаларга яхшы мөгаләмәдә булсам да, бу партия өчен тавыш бирергә үземдә көч таба алмадым. Алар бу ясалма проектта бары декоратив элемент кына. Күп кенә сайлаучылар да шулай фикер йөрткәннәрдер дип уйлыйм, — ди журналист.

 «РПСС» — чын оппозицион партия»

Максим Шевченко, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе:

Берни дә үзгәрмәде һәм үзгәрмәячәк тә. «Бердәм Россия» партиясе — конституцион күпчелекне алып тора, калганнары формальлек кенә.

«Новые люди» партиясенә килгәндә, аны Дәүләт Думасына Президент администрациясе проекты булганга керттеләр. Әлеге партиягә 2 ел эчендә 8 млрд сум акча тотылган.

Намуслары бардыр дип уйлаган идем, алар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне сайлауларга куып, ахыргы нәтиҗәләрне ясап куярлар дип көтмәдем. Барысы да элеккечә. 19% коммунистлар гына вәзгыятьне үзгәртерлек хәлдә түгел. Бер генә оппозиция тарафдары да Думага кермәде.

«Новые люди» партиясе карашлары оппозицияле түгел. Аның оештыручысы Алексей Нечаев — танылган политтехнолог Ефим Островскийның укучысы, Сергей Кириенкога бик якын кеше. Мин аны күп еллар беләм инде, яхшы бизнесмен. Алар партияне «Фаберлик» компаниясенең төбәк бүлекчәләре нигезендә төзеделәр. Алар сату белән шөгыльләнәләр. Акчаның төп әйләнеше Россиядә түгел, ә чит илләрдә. Кемдер нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә Павел Грудинин һәм Дмитрий Потапенконы ниндидер исәп-хисап счетлары, акцияләре өчен төшереп калдырдылар.

Думадагы әлеге бүленеш бернигә дә йогынты ясамый. Бу — сәяси администраторлар билгеләгән нәтиҗәләр, халык теләге түгел. Бу — урыннарның һәм квоталарның алдан билгеләнеп, сөйләшеп таратылуы.

«РПСС» партиясе, ягъни без — чын оппозицион партия. Хакимияткә карата кискен гаепләүләр ташладык. Партиянең җиңелүе — бездән үч алу. Без күбрәк тавышлар җыйганыбызга иманым камил. Безнең өчен күпме кеше тавыш биргәнен дә беләм. Безнең сайлаулар нәтиҗәсен якларлык күзәтүчеләр куярлык мөмкинлегебез юк иде.

Парламент — җәмгыять һәм Россия белән идарә итүче «акча капчыклары» хакимияте арасындагы бер бер пәрдә. Бу — Россиядә монархия, неомонархия идарәсе урнаштыруга бер адым.

«Сәяси көчләр шул ук — үзгәрешләр булмас»

Ринат Мөхәммәдиев, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе:

Үзгәреш ничек булсын инде, шул ук кешеләр кала бит. Элеккечә яхшы, ал да гөл була барысы да. Моны һәр кеше үзенчә аңласын.

«Новые люди» партиясенең дә кешеләре яңа түгел бит. Әзрәк төрлелек булсын өчен уйлап чыгарылган партия инде ул. Яңалык бар дигән тәэсир калдыру өчен. Бездә бер әйбер дә үзеннән-үзе килеп чыгып, үзеннән-үзе генә җиңә алмый. Һәр әйбернең, күренешнең оештыручысы бар.

«РПСС» партиясе рәсми оешмалардан хуплау, яклау булмаганга үтә алмагандыр.

«Президент үзенә алмаш эзли»

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

Сәяси системаның консервацияләү процессы дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Мәскәү өчен мөһим бер әйберне үтисе бар. Ул да булса системаны алмаштыру, ягъни системаның транзиты. 2024 елда Президент сайлаулары көтелә. Шул нисбәттән системага бу проектны ничектер башкарырга кирәк, чөнки Путин шушы 2-3 ел эчендә үзенә алмаш эзли.

Аннары, бу системага бераз «перезагрузка» ясарга кирәк. Шуның өчен бер ел элек Мишустин хакимияткә чакырылды һәм премьер-министр булып билгеләнде. Аңа да ставка ясалды. Соңгы вакыйгалар бу юнәлешнең туктап калуын, аксавын күрсәтә.

Бу ике ел эчендә системаның төп бурычы — бер яктан консервация ясау, икенче яктан, алмашыну, ниндидер яңа импульс кертү. Бу гаять катлаулы проблема, чөнки консервация һәм яңарыш арасында каршылык бар. Аларны хакимият ничек итеп үти һәм чишә алуы минем өчен сер булып кала.

Беренче чиратта, «Новые люди» дигән проект — ул либераль, ягъни Сергей Кириенко проекты. Икенчедән, узган Дума чакырылышында либераль-демократик көч юк иде, ә ул кирәк. Дүрт системалы фиркә — «Бердәм Россия», «Гадел Россия», «ЛДПР» һәм коммунистлар, ә либераль багана юк иде. «Новые люди» партиясе либераль катламның чагылышы, чөнки Кириенко яшьләр, интеллигенция вәкилләренең Дәүләт Думасында ниндидер бер вәкиле булырга тиешлеген аңлый. Әлбәттә, аларга хакимият булышты. Акча факторы да зур роль уйнады. Ахырга кадәр узамы, юкмы икәне билгесез булды.

«РПСС» партиясенең җиңмәвенә берничә фактор йогынты ясады. Беренчедән, яңа гына формалашкан көч булуы һәм икенчедән, ресурсларның күп булмавы. Кайбер регионнарда партиягә киртәләр куелды, берничә кеше мандатлыктан төшерелде. Мәсәлән, күренекле икътисадчы, бизнесмен Дмитрий Потапенко. Шулай ук Якутия халкының бер лидеры Иван Камаев. Шундый кешеләрне төшереп калдыргач, кызганыч, партиянең шанслары да төште. Шуңа да карамастан, алга таба потенциал бар, тик аны үстерү өстендә эшләргә кирәк.

Марий Элда ни өчен коммунистлар күп тавыш җыйган?

Марий Эл республикасында «КПРФ» җиңеп чыкты. Моның сәбәбен аңлатуны сорап, шул республикада яшәгән җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашевка мөрәҗәгать иттек.

Бернинди үзгәрешләр булмаячак, үзгәрешләр көтмим. «Новые люди» партиясе — Президент аппараты, Кириенко проекты бит ул. Алексей Нечаевның «Фаберлик» компаниясе бай, яхшы финансланган. Аларның бюджеты «Бердәм Россия» белән бертигез дип әйтергә була. Пиарланган, гадел, түрәләрне машиналарыннан төшерүче, корпоративлар үткәрми торган, Якутиянең элеккеге шәһәр мэры Сардана Авксентьеваның йөзен һәм авторитетын яхшы итеп кулландылар.

Бөтен кандидатларга да тигез, бертөрле мөмкинлекләр булмады. Хакимият партиясе һәм башка спойлер (көндәшләренең тавышларын үзенә ала торган) партияләргә яшел ут булды.

Бу сайлауларга, кызганыч, күбрәк 50-70 яшьлекләр килде. 30-40 яшьләр тирәсендәгеләр бик аз - 10 % килгәндер инде. Үзем күзәтүче булып утырдым. Яшьләр инде 1 % булды.

Марий Элдагы 30 еллар буена салынган система Татарстан, Чечня, Башкортстандагыдан бик нык аерыла. Марий Республикасында 4 башлык алышынды, түрәләр, бизнесменнар кланнары барлыкка килмәде. Бездәге 3 районда Татарстандагы кебек ысуллар кулланыла. Социаль хезмәт вәкилләре олы яшьтәге әби-бабайларга йөреп, 2-3 көн алдан өйдә тавыш бирәбез дип гариза яздырталар. Дөресен генә әйткәндә, күп кешеләр хакимият партиясе өчен тавыш бирәләр. Татарстанда феодаль-административ система басымы сизелә. Бездә халык икенчерәк. Ә сездә кайда тавыш бирергә икәнен әйтәләр икән, сарык бәрәннәре кебек тыңлыйлар. Халыкның 2-3 %ы гына үзенчә уйлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100