Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Думада төбәк укытучыларына кимендә 2,5 минималь хезмәт хакы билгеләргә тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Думада төбәк укытучыларына кимендә 2,5 минималь хезмәт хакы билгеләргә тәкъдим иттеләр
Фото: © "Татар-информ"

Дәүләт Думасына укытучыларның хезмәт хакы турында проект кертелгән. Тулы ставкага эшләүче педагогларга депутатлар төбәкнең 2,5 минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган планка билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 16 мең 242 сум тәшкил итә.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә укытучыларның кереме югары түгел – депутатлар инициативаны шуның белән аңлата. Шул сәбәпле яшь педагогларның мотивациясе дә кими, мәктәпкә алар теләп бармый. Ә провинциядән тәҗрибәле укытучылар еш кына хезмәт хакы югарырак булган башкала төбәкләренә күченә.

2,5 минималь хезмәт хакы – укытучы хезмәт хакына әлеге түбән планканы билгеләргә тәкъдим итәләр.

Шул ук вакытта Россия Мәгариф министрлыгында да мөгаллимнәрнең хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә омтылалар. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, киләсе елда хезмәт хакларын исәпләүгә бердәм алымнар кабул ителәчәк.

Алар категория һәм разрядлар белән ачык һәм төгәл тариф челтәрен күздә тота. Һәр укытучы хезмәт хакын нәрсә өчен алуын аңлаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100