news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителгән әсәрләргә авторлык хокукын билгеләргә җыеналар

news_top

Гражданлык кодексына ясалма фәһем ярдәмендә иҗат ителгән әсәрләргә авторлык хокукын билгеләү турында төзәтмәләр кертү турында Дәүләт Думасында фикер алышырга ниятлиләр. Бу хакта «Известия»гә сылтама белән «Рен-ТВ» сайты хәбәр итә.

«Көзен түгәрәк өстәл уздырырга планлаштырабыз. Ясалма фәһем алгоритмнарын кулланып хезмәт күрсәтүче компанияләрнең күбесенең кулланучылар белән төзелә торган килешүләрендә «эшчәнлек нәтиҗәләренә барлык хокуклар компаниянеке» дип күрсәтелгән», – диде Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов.

Парламентарий ассызыклаганча, бу – бүгенге көндә эшендә нейрочелтәрләр кулланучы авторлар өчен куркыныч тудыра. Аның фикеренчә, ясалма фәһем ярдәмендә иҗат иткән бөтен контент билгеле бер вакытта чит ил компаниясенеке булып куярга мөмкин. Шул сәбәпле, авторлык хокукы мәсьәләсен закон дәрәҗәсендә җайларга кирәк.

Блогерлар берлеге нигез салучысы Валерия Рытвина хәбәр иткәнчә, әлеге өлкәдә хокукый җайга салу булмау сәбәпле, авторлар арасында хокукый билгесезлек килеп чыга.

Моның өчен IT-экспертлар белән бергә хокук өлкәсендә «нейрочелтәр» һәм «дипфейк» төшенчәләрен булдырырга һәм теркәргә кирәк булачак. Авторлык хокукын билгеләү инициативалары гражданнарны һәм бизнесны якларга гына түгел, потенциаль явызларча куллану очракларын булдырмаска да ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар