Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума мобилизациядән качып чит илгә киткән кешеләргә читтән торып эшләүне тыярга җыена

news_top_970_100
Дума мобилизациядән качып чит илгә киткән кешеләргә читтән торып эшләүне тыярга җыена
Владимир Васильев фотосы / архив

Көзге сессия ахырына кадәр Дәүләт Думасына дәүләт өчен сизгер булган өлкәләрдә читтән торып эшләүне чикли торган закон проекты кертеләчәк, дип яза «Ведомости».

Парламенттагы чыганаклар хәбәр иткәнчә, дәүләт секторы хезмәткәрләренә, компанияләрнең мәгълүмат иминлеге белгечләренә һәм башка кайбер өлкә хезмәткәрләренә читтән торып эшләү тыелачак.

Бу инициатива Украинадагы махсус хәрби операция һәм мобилизация фонында Россиядән киткән кешеләргә дә кагыла. Бу – яшерен һәм иминлек өчен мөһим булган мәгълүматны тыю кирәклеге белән аңлатыла.

Инициатива Украинадагы хәрби операция һәм мобилизация фонында илдән киткән россиялеләргә юнәлтелгән. Бу – яшерен, ил иминлеге өчен мөһим мәгълүматны тыю кирәклеге белән аңлатыла. «Качаклар» һәм «читтә калучылар» өчен хөкүмәт алга таба чикләүләр кертүне планлаштырмый, имеш.

Моңа кадәр Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас россиялеләр өчен «чит илдә булуны уңайсызрак итәргә» тәкъдим иткән иде.

«Аларның күбесе качып китте, әмма Россия компанияләрендә читтән торып эшләүне дәвам итә. Бу очракта без законны үзгәртә һәм кешеләргә анда (чит илдә) эшләп, акчаны моннан алырга мөмкинлек бирә торган схеманы чикли алабызмы? Аларның барлык салымнарны түләвен-түләмәвен аңлый алмыйбыз», – ди депутат.

Зур компанияләр чит илдән дистанцион эшләү мөмкинлеген чикли башлады инде. «Яндекс» хезмәткәрләрен кире Россиягә кайтырга өндәде. Шулай ук Сбербанк һәм «Норникель» компаниясе дә хезмәткәрләренең чит илдә булуын хупламый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100