Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума элмә такталарны рус телендә язуны таләп иткән закон проектын караячак

news_top_970_100
Дума элмә такталарны рус телендә язуны таләп иткән закон проектын караячак
Фото: Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты «Рус телен яклау турында» закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу документта барлык элмә такталар, язулар рус телендә булырга тиеш диелгән.

Әлеге закон проекты 2023 елда бер төркем депутатлар тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән. Авторларның берсе – Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Ямпольская, Хинштейн. Закон проекты кабул ителсә, «Россия Федерациясенең дәүләт теле турында», «Кулланучылар хокукларын яклау турында», «Реклама турында» законнарга да үзгәрешләр кертеләчәк.

Закон проекты «иҗтимагый урыннарда чит телләрне һәм англицизмнарны куллануны сизелерлек чикләргә тәкъдим итә».

Документ нигезендә, барлык элмә такталар, шул исәптән товарлар турында мәгълүмат һәм акцияләр рекламасы рус телендә булырга тиеш.

Закон проектында бу атамаларны Россия халыклары телләрендә дә язу мөмкин диелгән. Бу очракта башка телдәге язу рус теленең төгәл тәрҗемәсе булырга тиеш һәм ул күләме белән рус телендәге язудан зуррак булмаска тиеш. Ягъни, кибеткә «Бәхетле» атамасын бирү мөмкин булмаячак дигән сүз – ул «Счастливый / Бәхетле» формасында гына була ала.

Торак комплексларына, бистәләргә һәм микрорайоннарга рус телендә атама бирү мәҗбүри булачак. Монда Россиядә яшәүче башка халыкларның телләрен куллану каралмаган. Ягъни, «Салават күпере» торак комплексы була алмый, ул бары тик «Радуга» гына була ала.

Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе Ольга Казакова журналистларга закон проектының 11 февральдә каралырга мөмкин булуын әйткән, дип яза ТАСС. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге закон проекты **өстенлекле тәртиптә каралачак** дип белдергән.

Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Айрат Фәррахов бүген чит төбәктә командировкада булуын, шул сәбәпле, әлегә шәрехләргә әзер булмавын әйтте. Депутат әйтүенчә, бу закон проекты кертелгән вакытта ул бу канунны кабул итү белән риза булмаган, аны эшләп бетерергә кирәк булуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100