Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума депутаты: «Хатын-кызга 8 Мартка иң әйбәт бүләк – йөклелек»

news_top_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов ир-атлар сөйгәннәренә 8 Мартка бүләк итә алырдай иң яхшы бүләкне әйткән. Депутат фикеренчә, хатын-кызга бәйрәмгә иң яхшы бүләк – йөклелек. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосы эфирында әйткән, дип яза «Газета.Ru» сайты.

«Хатын-кыз өчен иң яхшы бүләк – тагын бер кат балага узу. Бала – чын шатлык. . <...> Мөмкин булса, ирләр чын ир булырга тиеш. Юк икән инде, ул вакытта чәчәкләр һәм башкасын куллана», – дигән депутат.

Шул ук вакытта, Милонов исерек килеш балага узудан сакланырга һәм «хатын-кызларны эчертмәскә» кушкан.

«Мин хатын-кызларны 8 Мартта алкогольдән баш тартырга һәм бәйрәмне аек акылда каршыларга өндим. Аек хатын-кыз – искиткеч ул», – дигән депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100