Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума депутаты Милонов ирен кабартканнарны «психиатрик клиникага илтергә» чакыра

news_top_970_100
Дума депутаты Милонов ирен кабартканнарны «психиатрик клиникага илтергә» чакыра

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов ирен кабартуның нормасын кертү турында закон проекты кабул итәргә тели. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиосына әйткән.

Депутат фикеренчә, хатын-кызның тышкы кыяфәте артык нык үзгәрергә тиеш түгел, моның стандартлары булырга тиеш. Милонов бу операцияне врачлар гына эшләргә тиеш, «теләсә нинди шаболдалар түгел» дигән.

«Йөзендә нәрсә икәне аңлашылмаган, табигый булмаган порно-йолдызлар, барысы да гариплек. Аларны психиатрик клиникага илтергә кирәк, чөнки кешеләр үзләренең тәнен бозган, һәм алардан кешеләр курка. Балалар күрергә мөмкин, яшүсмерләр, пенсионерлар. Минздрав гадәти чикләрне бозмау турында норма кабул итәргә тиеш», – дигән Милонов.

Милонов, кабартылган иреннән россиялеләрнең матурлыгын бетерә, ди. «Бу – коточкыч, бу – кринж. Мин белмим, кем моны эшли, әмма алар тулысынча гарипләргә әйләнә. Аннары акылга килгәч, иреннәрен нишләтергә белмиләр. бал корты чаккан кебек иреннәре. Ходай куркырлык. Регламент кирәк – нинди күләмдә, нинди зурлыкта, нинди процент. Бу – медицина операциясе икәнен язып куярга кирәк, медицина хезмәтенең стандартлары булырга тиеш», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100