Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума депутаты 18 яшьлек кызларны студент чагында ук бала табарга өндәде

news_top_970_100
Дума депутаты 18 яшьлек кызларны студент чагында ук бала табарга өндәде

Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Жанна Рябцева кызларны 18-19 яшьтә бала табарга өндәде. Аның фикеренчә, гаиләне институтта укыган вакытта корырга кирәк. Бу хакта Жанна Рябцева «ОТВ» телеканалында чыгыш ясаганда сөйләде.

«Табарга, табарга һәм тагын бер тапкыр табарга кирәк, дип әйтә алам», – диде депутат. Ул бала табу «борынгыдан килгәнчә» булырга тиеш, нәрсәләрнедер «туңдырып торуны» кабул итмәвен әйтте. Депутат ирлек орлыкларын, хатын-кызларның күкәй күзәнәкләрен саклауга куеп, бала табып торуны кичектерүне күз алдында тота.

«Гаиләләрне инде институтта укыган вакытта корырга кирәк, чөнки иң нык гаиләләр – студент гаиләләре, алар тормыш юлын бергә үтә. Иң мөһиме – кызның да, егетнең дә инде пары булсын. Бу – берәр вакытлы мавыгу гына түгел, ә алар бергә тормышны үтүләрен аңласыннар. Шул чакта 18-19 яшьтә бала табарга мөмкин, чөнки янәшәңдә гомер буена бергә булачак кешең барлыгын беләсең. Әби-бабайлар булышырга тиеш, һәм бу – бик мөһим, чөнки алар биргән тәрбия – иң яхшысы», – ди депутат.

Рябцева фикеренчә, акча түләү белән генә халык санын арттырып булмый, яхшы демография өчен, студентларның киләчәк көнгә ышанычы булуы мөһим. Депутат 90нчы елларны искә алды: «Шакмаклы сумкалар белән йөргән чаклар булды, яшәргә тырышырга кирәк иде», – диде ул. «Мин 2001 елда заводта тавыклар һәм майонез белән хезмәт хакы алган чакларым булды. Бүген мондый хәл юк», – дип өстәде Жанна Рябцева.

«Ирем миңа бүген дә: «Син президентка 2016 елда сүз биргән идең, ә максатыңа ирешмәдең», – дип искәртеп тора», – диде ул. Шул ук вакытта депутат 2 баласы булуын һәм бу юнәлештә «туктап калырга» җыенмавын әйтте.

«Коммерсантъ» Свердловск өлкәсендәге моңа охшаш чыгышларны туплаган. Моңа кадәр Урал хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Ирина Чемезова да кызларны 18 яшьтә бала табарга чакырган иде. Аның фикеренчә, Россия хатыны – ул зарланмый торган хатын-кыз.

Жанна Рябцева 1977 елгы.

Шулай ук Екатеринбург һәм Верхотурье митрополиты Евгений Голливудны демография проблемасында гаепләгән иде, ә Екатеринбургның Храм-на-Крови өлкән рухание Максим Миняйло, моңа күпкатлы йортлар сәбәпче, дип әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100