news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дулкынлану хисе көчле» - Лилия Муллагалиева иҗади тәнәфестән соң сәхнәгә чыга

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева иҗади тормышындагы тәнәфестән соң якын арада сәхнәгә чыгарга җыена. Җырчы «Интертат»ка хис-кичерешләре белән бүлеште һәм тамашачы белән очрашуны дулкынланып көтүе турында сөйләде.

news_top
«Дулкынлану хисе көчле» - Лилия Муллагалиева иҗади тәнәфестән соң сәхнәгә чыга
Фото: Лилия Муллагалиева архивыннан

Моннан бер ел элек Лилия Муллагалиева калкансыман бизенә катлаулы операция ясаткан иде. Тернәкләнү чорында тавышы булмау сәбәпле һәм табиблар киңәше белән җырчыга сәхнәне калдырып торырга туры килде. Хәзер исә артистның тавышы ачылып килә һәм ул янәдән тугры тамашачасын сөендерергә җыена.

Шушы көннәрдә үзебезнең «Әниләр һәм бәбиләр» проекты кызлары белән яңа җыр яздырдык. Әлбәттә, студиядә җыр яздыру – бер, ә сәхнәгә чыгып җырлау бөтенләй икенче нәрсә. Шулай да, җырны яздыра алгач сөендем, тавыш әкрен генә үз урынына кайта икән, дигән фикергә килдем. Дөрес, әлегә тавышым барыбер элекке кебек түгел, азмы-күпме үзгәрешләр, үзем генә белә торган нюанслар бар. Мәсәлән, элек мин тын алу буенча да бернинди тоткарлыкларсыз, рәхәт итеп җырлый идем. Хәзер бераз башкачарак, – ди артист.

«Әниләр һәм бәбиләр» проекты кызлары белән яңа җыр яздырдык»

Лилия Муллагалиева яңа җырны үзен сынап карау максаты белән, «пробный вариант» буларак яздыруын әйтте.

Булып чыгармы, юкмы дип, икеләнебрәк барган идем. Тавыш яздыру режиссеры хәлемә керде. «Бу үтә торган хәл, барысы да әйбәт булачак», – диде. Үзенең киңәшләрен бирде, ул яктан бик җиңел булды, – дип уртаклашты җырчы.

«Әниләр һәм бәбиләр» проектының яңа композициясе «Тормыш сере» дип атала. Аның сүзләрен Гөлара Шәрипова язган, ә көен Лилия Муллагалиева «Әниләр һәм бәбиләр» проекты кызлары белән бергәләп иҗат иткән.

Тиздән Казанда узачак «Әниләр һәм бәбиләр» концертыбыз һәм киләчәк өчен дип тә яздырдык. Концертта да җырларбыз, болай тыңлар өчен дә бик тирән мәгънәле, матур җыр, – дип билгеләп үтте ул.

Иҗади пауза чорында Лилия Муллагалиева тамашачысыннан бик күп хатлар һәм комментарийлар да кабул иткән. Халык аның иҗатын сагынуын һәм кайтуын зур түземсезлек белән көтүен белдерә.

«Концертларыңны, җырларыңны көтәбез», – дип язучылар бик күп. Аларның барысы да миңа канат куя. «Җырлыйсын җырладың, күрсәтәсен күрсәттең инде», – дип әйтмиләр (көлә). Үзем дә сәхнәне сагындым. Ләкин сагынудан да бигрәк, дулкынланам. Элек сәхнәгә чыгуны уйламый да идем. Шушы «Әниләр һәм бәбиләр» концерты өчен дә борчылып торам: ничек чыгармын, ничек кабул итәрләр дим. Дулкынлану хисе көчле, – дип уртаклашты Татарстанның атказанган артисты.

«Әниләр һәм бәбиләр» концерты өчен дә борчылып торам»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар