news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дүләнә кайнатмасы рецепты

news_top
Дүләнә кайнатмасы рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Көзге җимешләрнең берсе – дүләнә (боярышник) та өлгерде. Халык медицинасында аны «йөрәк икмәге», «камыр агачы» дип атыйлар. Аның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Җимешен киптереп, чәйләргә кушарга мөмкин. Шулай ук һәр җимештән ясау мөмкин булган кайнатма, джем да кайнатырга була.

  • Дүләнә кайнатмасы өчен кирәк: 1 кг җимеш, 700 грамм шикәр комы, 50 мл лимон согы, 500 мл су.

Беренче эш итеп суны кайнатып чыгарырга, җимешне салып, 15 минут пешерергә. Суын түгәргә һәм пешкән дүләнәне иләк аркылы үткәрергә.

Килеп чыкан пюрены уртача утка куярга. Аңа лимон согы һәм шикәр комы салып болгатырга. Кайнап чыккач 15-20 минут пешерергә.

Дүләнә десертын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм караңгы салкын урында сакларга.

Бу кайнатма белән чәй дә эчәргә була һәм пироглар эчлеге итеп тә кулланырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар