Духовканың аскы тартмасы ни өчен кирәк?
Көнкүреш плитәләренең духовкасы астындагы тартманы ни өчен ясаганнарын бар кеше дә белми, мөгаен.
Гадәттә, хуҗабикәләр духовка астындагы тартмага табалар куя. Ә бит электр һәм газ плитәләрен куллану инструкциясендә бу тартманың ни өчен кирәк булуы язылган.
Җитештерүчеләр әлеге тартманы әзер ризыкны куеп тору өчен ясаган. Бу тартмада җылы була. Шуңа күрә әзер ризыкны суытмыйча саклап тору мөмкинлеге бар.
Шулай ук аскы тартманы