Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Духовка ишеге пыяласына каткан майны җиңел генә ничек чистартырга?

Аш содасы һәм кайнар суга бераз юа торган сыеклык кушсаң, тылсымлы таяк килеп чыга, ди киңәшчеләр.

news_top_970_100
Духовка ишеге пыяласына каткан майны җиңел генә ничек чистартырга?
https://pixabay.com

Духовка миченең ишегендәге пыялага май ката. Аны чистартуның бик җайлы ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

2 аш кашыгы аш содасы, савыт-саба юа торган сыеклык, кайнар су алыгыз. Аш содасына бераз юа торган сыеклык кушыгыз, аннары кайнар су салыгыз да яхшылап болгатыгыз. Пастасыман ботка килеп чыгарлык булсын. Савыт-саба юа торган губкага шушы массаны сылагыз да пыялага җәегез. 15 минут көтеп торганнан соң, шул ук губка белән чистартып алагыз.

Аннары губканы чиста суга манып, пыяланы яхшылап чистартыгыз. Коры чүпрәк белән сөртегез.

Духовка ишеген аш серкәсе белән дә чистартып була. Пыяланы аш серкәсе салынган чүпрәк белән чылатыгыз. 3-5 минуттан кабат сөртегез. Губкада пычрак эзләре калыр - бу пыялада май эри башлаганын аңлата. Шулай итеп акрын гына бөтен пычракны алып бетерегез. Аннары чиста сулы губка белән ышкыгыз һәм коры чүпрәк белән сөртегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100