Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Духless» фильмында уйнаган танылган актер Данила Козловскийның беренче баласы туды

Ул актриса Ольга Зуева белән яши.

news_top_970_100
«Духless» фильмында уйнаган танылган актер Данила Козловскийның беренче баласы туды
Рамил Гали

34 яшьлек актер, режиссер һәм продюсер Данила Козловскийның беренче баласы туды. Бергә яши торган хатыны, актриса Ольга Зуева Козловскийга нәни бәби табып биргән. Бу турыда Ольга инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

Моңа кадәр матбугат чаралары Зуеваның бәби табарга Америкага китүен, Козловскийның февральдә аның янына баруын язган иде.

Инде менә Ольга бәби тоткан фотосын социаль челтәргә куйды.

«Минем мәхәббәтем, минем горурлыгым, минем дөреслегем, тормышымдагы иң төп дәресем, көн саен бергә үсәргә мөмкинлегем минем. Мине сайлаганың өчен рәхмәт», — дип яза Ольга.

Баланың кызмы, әллә малаймы икәне язылмаган. Инстачылар яшь әти белән әнине котлый.

Данила Козловский «Легенда № 17», «Пять невест», «Духless», «Матильда», «Экипаж» һәм башка фильмнар аша таныш. Ольга Зуева «На районе» һәм «Тренер» фильмнарында уйнады.

Алар 2015 елдан бирле бергә яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100