Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Духи», «туалетная вода», «одеколон» - аермасы нидә?

Духиның исе озак тора, туалет суы җиңелчә була.

news_top_970_100
«Духи», «туалетная вода», «одеколон» - аермасы нидә?
https://pixabay.com

Духи, туалет суы (туалетная вода) яки одеколон арасында аерма турында киңәшләр сайтында яздылар.

Духида ароматның иң югары концентрациясе була. Ул бик озак саклана. Духида 90 процентлы спиртның 20-40 процент өлеше ароматик эссенция һәм эфир майлары була. Духиның исе бик ачык, шлейфы исә берничә көн саклана. Шуңа күрә эссе һава торышы булганда духи бик авыр хис калдырырга мөмкин. Духины салкын вакытта кич белән сибенү хәерле.

Парфюм кушылган су — Eau De Parfum (EDP) — биредә 90 процентлы спиртта 15-20 процент күләмдә аромат бар. Ул духидан җиңелрәк, ләкин озак саклана, көн буена ис килергә мөмкин. Мондый концентрация иснең аерым ноталарына игътибар итү мөмкинлеге бирә. Парфюм кушылган суны ипләп кенә сипкән очракта, көндез дә кулланырга була.

Туалет суы — Eau De Toilette (EDT) — биредә 80 процентлы спиртта 8-15 процент исле матдәләр бар. Ул бик озак сакланмый, өске ноталары ачык була, елның төрле фасылында, тәүлекнең төрле вакытында сибәргә ярый.

Парфюмның иң сыекландырылган төре — одеколон. Eau De Cologne (EDC) — биредә 70-80 процентлы спиртта исле матдәләр биш процентка кадәр генә була. Гадәттә, одеколоннарны ир-атлар өчен чыгаралар. Алар агач һәм диңгез исле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100