Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Дубравная” метро станциясе атамасы ни өчен татар теленә тәрҗемә ителмәгән?

Казанда 30 августта “Дубравная” метро станциясе ачылды. Ул - башкаладагы 11нче станция. Башка метро станцияләренең атамалары ике дәүләт телендә булса да (мәсәлән, "Козья слобода" - "Кәҗә бистәсе", "Площадь Тукая" - "Тукай мәйданы"), “Дубравная” метро станциясенең татар телле атамасы юк. Сүз уңаеннан, быел 29 август көнне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: "Әйдәгез, урамнарның барлык исемнәрен ике телдә языйк. Алайса гел яртылаш. Әйдәгез, бу мәсьәләдә нокта куйыйк", - дип өндәде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе "Дубравная" станциясенә татарча исем бирелмәүнең сәбәбен ачыклады.

news_top_970_100
“Дубравная” метро станциясе атамасы ни өчен татар теленә тәрҗемә ителмәгән?
  • Казанда “Дубравная” метро станциясен төзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы - 730 метр, киңлеге - 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.

"Дубравная" сүзе татар теленә "имәнлек" дип тәрҗемә ителә. Әмма "Дубравная" метро станциясе ни өчен татар телендә дә "Дубравная" булып калган?  "Татар-информ" хәбәрчесенең Казан мэриясенә юллаган соравына түбәндәге җавап килде:

“Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан “Дубравная” метро станциясенә атама янәшәсендә шул ук исемдәге урам урнашу сәбәпле бирелде. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә, Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 3 февралендә кабул иткән 286 номерлы "Казан урамнары атамалары реестры"на нигезләнделәр. Реестр нигезендә, әлеге урам рус телендә дә, татар телендә дә бертөрле, ягъни “Дубравная” дип атала (бу хакта шәһәр башкарма комитетының 229 номерлы карары 1989 елның 15 мартында кабул ителде).

Өстәп шуны әйтик, Казан шәһәренең топонимика буенча комиссиясе “Казан шәһәре урамнары атамалары” белешмәлеген куллана. Әлеге белешмәлек күргәзмә-мәгълүмати атрибутикада тел сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе һәм Казан шәһәре администрациясе каршындагы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы" законны гамәлгә ашыру буенча Җәмәгатьчелек шурасының топонимика буенча комиссиясе тарафыннан әзерләнгән һәм расланган (2001 елның 17 декабре).

Әлеге белешмәлек шәһәрнең урам һәм башка состав өлешләренең татар телендәге язылышын регламентлый. Белешмәлек җәмәгать транспортының тукталыш мәйданчыклары һәм юл күрсәткечләре Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә аталганда һәм Казан шәһәренең урам исемнәре исемлеге төзелгәндә нигез булып тора.

Урам исемнәре татар телендә дөрес итеп язылсын дигән максаттан, әлеге белешмәлектә Казан шәһәре урамнары атамаларын 5 төркемгә бүлү схемасы билгеләнгән. Аерым алганда, Дубравная урамының атамасы икенче дәүләт телендәге дөрес язылыш һәм әйтелеш нормалары белән тәңгәллеккә китерелмәгән сүзләрдән торган урам исемнәре төркеменә кертелгән. Алар транскрипция кагыйдәләренә таянып күрсәтелә: “улица Дубравная – Дубравная урамы”, һәм татар теленә тәрҗемә ителмиләр.”

Димәк, җавап хатыннан аңлашылганча, "Дубравная"ны "Имәнлек" дип тәрҗемә итмәүнең документаль нигезе бар.

Разил Вәлиев: “Нишләп шәһәрнең бер башында тәрҗемә итәргә ярый, ә икенче башында ярамый?!”

Без Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтан бу мәсьәләгә карата фикерен сорадык:

- Разил Исмәгыйлевич, “Дубравная” метро станциясенең атамасы татар телендә дә "Дубравная" булып тора. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Бу уңайдан депутатлар реакциясе булырмы икән?

- Булырмы икән түгел, булды инде ул. Бу исем шәһәр хакимиятендә каралган вакытта мин шәһәр хакимиятенең җитәкчелегенә үземнең бу исем белән, аны тәрҗемә итмәү белән килешмәвемне әйтеп хат җибәргән идем. Аннан соң алар миңа аңлатмалы язу җибәрделәр. Андый исемнәр, шәһәр исемнәре, авыл исемнәре тәрҗемә ителми дип язып җибәрделәр. Чыннан да, андый тәҗрибә бар. Соңгы вакытларда тәрҗемә итми башладылар. Әмма мин моның белән килешә алмыйм. Алар исем ике төрле булса, бутала диләр. Чыннан да андый буталчыклык бар. 

Мәсәлән, мин Түбән Кама шәһәренең ике исемле булуына баштан ук каршы идем. Без, татарлар, Түбән Кама дип йөрибез, әмма руслар аны берсе дә Түбән Кама дип әйтми. Билгеле, ике исем, бер караганда, катлаулы, әмма андый практика да бар. Мәсәлән, русча “Москва” дибез, татарча “Мәскәү” дибез. 

Безнең, милли республикада яшәгән халык буларак, андый атамаларны, географик атамаларны, урам исемнәрен, метро станцияләре исемнәрен үзебезнең туган телебездә күрәсебез килә. Аның бит мисалы бар. “Козья Слобода” дип куйдылар бит, “Кәҗә Бистәсе” дип татарча яздылар. Мин аларга шул сорауны бирдем. Ни өчен сездә ике төрле стандарт, дип сорадым? Стандарт бер генә булырга тиеш һәм сез аны шәһәр советында расларга тиеш. Нишләп шәһәрнең бер башында тәрҗемә итәргә ярый, ә икенче башында ярамый? Алай була алмый! Мин моның белән төп принципта килешә алмыйм. Ул татарча да я “Имәнлек”, я “Имәнле” дип булырга тиеш иде. “Дубрава” туп-туры тәрҗемә иткәндә “Туйра”, бәлки “Имәнлек”тер, бәлки “Туйралык”тыр. Анысы инде комиссия эше, аларның бит шәһәр советында коммисияләре бар. Алар, минемчә, бу мәсьәләне уртага салып карарга тиешләр иде. 

Хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Ләкин моның өчен теләк кирәк. Безнең кайсы республикада яшәвебезне беркайчан да онытырга ярамый! Бигрәк тә бу мәсьәлә бүген актуаль. Телләр мәсьәләсе кискенләшкән чорда бу мәсьәләгә бик тә сак карарга кирәк. Татар телен мин бер җирдә дә икенче урынга, икенче сортлы дәрәҗәгә күчерүне хупламыйм һәм хупламаячакмын да. Хәтта бер бик принципиаль мисал китерәм. Миңа еш кына “Оешмаларның исемнәрен язганда алдан татарча язаргамы, русча язаргамы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Минем аларга Конституция нигезендә җавабым бар. Татарстан Конституциясендә акка кара белән Татарстанда татар һәм рус телләре бертигез хокуклы дәүләт телләре дип язылган. Рус һәм татар телләре дип язылмаган, татар һәм рус телләре дип язылган! Югыйсә, андый мәсьәләләр гадәттә алфавит тәртибендә язылалар. “Р” хәрефе бит “Т” хәрефеннән алданрак. Әгәр дә алфавит тәртибендә язган булсалар, без Конституциядә рус һәм татар телләре дип язган булыр идек. Конституциядә без, үзебезнең милли республика икәнебезне истә тотып, телләр турындагы мәкаләдә Татарстанны алга куйдык. Шуңа күрә шушыңа таянып, хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән идем. Соңгы вакытларда, мемориаль такталар куйганда да, башка шушындый эшләр эшләгәндә дә татарча язуны алга чыгара башладылар.

Гөлшат Нигъмәтуллина: “Мин “Дубравная” метро станциясе атамасы турында белмим”

“Татар-информ” хәбәрчесе ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина белән дә сөйләште.

- Гөлшат Рәдифовна, 30 августта ачылган “Дубравная” метро станциясенең атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Сез бу проблемадан хәбәрдармы? 

- Мин ул турыда белмим. Миндә мәгълүмат юк.

- Әйтә алмыйсыз инде, әйеме?

- Юк-юк.

Тәбрис Яруллин: "Казан урамнары татар сүзенә сусаган"

Гадәттә, элмә такталар, урам атамалары, сайтлар татар теленә тәрҗемә ителмәгән очракта, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җәмәгатьчелек инициативасын белдереп, бу күренешләргә каршы чыга иде. Форум оештырган "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә, мәсәлән, "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, оешмаларга хатлар юллана. "Дубравная" уңаеннан да реакция булырмы дип, форумның рәисе Тәбрис Яруллинга мөрәҗәгать иттек. 

- “Дубравная” метро станциясенең атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәгән, рус телендә дә, татар телендә дә “Дубравная” булып бара. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

- “Тәрҗемә кирәк” дигән бәхәс күптәнге инде. Безнең фикер бер. Без күптән әйтеп киләбез: шәһәрдә татарча сүзләр никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Татар сүзенә сусаганбыз. Казан урамнары татар сүзләренә сусаган. Станцияләргә исем кушканда, аларга  матур татар исемнәре бирсәләр, ул телгә карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә, аңа кызыксыну да уята.

- Тәбрис, ә сездән нинди дә булса иҗтимагый инициатива булачакмы? 

- Конкрет “Дубравная” буенча юк. Әлегә планлаштырган юк. Метро станциясен эшләгәндә хатлар яздык без.  Аның исемен өч ел элек сайлаганнар иде бугай инде. Хәзер инде эшләнеп куелгач, белмим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100