Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайдагы йорт балконында 40 кыз шәрә килеш фотога төшкән

Ислам принциплары буенча яшәгән илнең кануннарын бозган кызлар ярты елга ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.

news_top_970_100
Дубайдагы йорт балконында 40 кыз шәрә килеш фотога төшкән

Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә — Дубай шәһәренең балконында шәрә килеш фотога төшкән 40 кыз кулга алынган. Аларның сигезе — Россиядән, дип хәбәр итәләр. Әмма бу төгәл мәгълүмат түгел. Бу хакта «BAZA» телеграм каналына сылтама белән «Москва 24» каналы хәбәр итә.

Кызлар фотога Дубайның Марина дип аталган курорт районында төшкән. Фотога төшү процессын йортлардагы кешеләр дә карап торган, телефонга төшереп, аккаунтларына элгән. Полиция дә килеп җитә һәм гарәп илендә мондый гамәлләр кылырга ярамаганын аңлатып, кызларны кулга ала. Кызларны ярты елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә яки 1 400 доллар штрафка тартырга мөмкиннәр. Ә бу фотосессияне оештыручыны исә 1,5 елга төрмәгә утыртулары бар.

Бу илдә шәрә килеш фотога төшү ислам стандартлары белән яшәгән илгә тап төшерү, ягъни зур җинаять булып санала.

Чит ил гражданнарына Рамазан ае уңаеннан амнистия еш игълан ителә. Бу кызларга да амнистия булыр дип фаразлыйлар. Әмма «Москва 24» экспертлары бу аерым очрак, шәрә кызларга бернинди җәза булмаса, халык арасында тавыш чыгачак, дигән.

Россиядә иҗтимагый урыннарда шәрә килеш фотога төшкән кешене «кечкенә хулиганлык» өчен хөкемгә тартырга мөмкиннәр. Бу очракта 500-1000 сум штраф, күп дигәндә 15 тәүлеккә кулга алу каралган. Әйтик, Казанда игенчеләр сарае каршында шәрә килеш фотога төшкән кызга 1000 сум штраф салганнар иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100