news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дубай әмиренең хатыны, 40 миллион сум акча алып, иреннән качып киткән

Дубай әмиренең хатыны, 40 миллион сум акча алып, иреннән качып киткән

news_top
Дубай әмиренең хатыны, 40 миллион сум акча алып, иреннән качып киткән

Дубай әмире, Берләшкән Гарәп әмирлекләре премьер-министры шәйх Мөхәммәт бин Рәшит Әл Мәктүмнең хатыны - принцесса Хәйя бинт әл Хөсәен иренең 39 миллион доллар акчасын алып Германиягә качкан дип яза РИА Новости, Британиянең Sun сайтына сылтама белән.

Сайт язуынча, Хәйя ханым февральдән бирле матбугатта күренми икән инде. Ул шул вакытларда Германиягә качып киткәндер дип фаразлана. Сайт язуынча, ул үзенең 11 яшьлек кызын һәм җиде яшьлек улын да алган, Германиядән яшәп торыр урын сораган, иреннән аерылырга тели. 

Нәтиҗәдә ике ил арасында дипломатик кризис башланган. Премьер-министр Германия хөкүмәтеннән хатынын һәм балаларын кайтаруны таләп итә, немецлар исә аның дәгъваларын кире каккан. 

Моңа кадәр Human Rights Watch хокук саклау органы Дубай хакимияте башлыгыннан аның кызының - 32 яшьлек Латифаның кайда икәнлеген әйтүне таләп иткән иде. Хокук саклау оешмасы әйтүенчә, Латифа гаиләсен ташлап качмакчы булган, әмма аны тоткарлап кире кайтарганнар. Гарәп әмирлекләре хакимияте бу гаепләүне кире кага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар