Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченеп киткән Илүсә Фәләхованың әнисе Миләүшә ханым елый-елый берүзе пилмән ясый

news_top_970_100
Дубайга күченеп киткән Илүсә Фәләхованың әнисе Миләүшә ханым елый-елый берүзе пилмән ясый
Фото: Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дубайга күченеп киткән Мамадыш районы кызы, туристларга арзанлы турлар сатып федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхованың әнисе Миләүшә ханым бик тә күңелгә тия торган видео яздырган. Аны Дубайда яшәүче кызы Илүсә социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.

«Моннан ничә ел элек бу пилмәнне мин үзем генә ясамый идем. Мин шушы камырны гына җәеп утыра идем, ә монысын бабай тезә иде. Берегез дә юк, берегез дә…

Миңа иптәшкә кино һәм такта, һәм пилмән, һәм фарш. Берегез дә юк. Әйдәгез, кайтыгыз. Ичмасам, ашарга булса да кайтыгыз. Пилмәнне ясап куям», – дип күз яшьләре аша сөйли Миләүшә ханым.

Кайчандыр аларның йортлары шаулап тора иде. Ике кызы, улы һәм кечкенәдән тәрбиягә алган тагын бер улы, аның дусты бәйрәм саен кайтып, аш бүлмәсендә мәш килеп ашарга пешерәләр, аннары бергәләп утырып ашыйлар иде. Хәзер балалар таралышкан. Күрәсең, һәркемнең үз мәшәкате, авылга кайтырга вакытлары юк...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100