Алар шул ук карт имән агачы төбендәге иске эскәмиядә һава сулап утыралар. Элек берсен-берсе бүлә-бүлә гәпләшеп туя алмыйлар иде. Хәзер исә ара-тирә генә эндәшешеп алалар.
– Өммикамалдан берәр хәбәр юкмы? – дип сорады ахирәтеннән Бибикамал. – Өй телефонына да шалтыраткалап караган идем, алучы юк. Берәр җиргә алып киткәннәрдер әле. Йөремсәк кеше өйдә тик утыра беләмени.
Бәдриҗамал җавап бирергә ашыкмады. Ул, ят ис сизеп төртелеп калган эт баласыдай, телефоныннан күзен ала алмый иде әле бу минутта. Иреннәрен кыймылдатып нидер укый иде. Бик кызык әйбер булса кирәк. Чөнки аларга да хәзер «балалар бизгәге» – кәрәзле телефон шаукымы йокты. Алар да шуны сыйпап, «чокып», рухи «ризык» эзләгән булып утыралар.
– Синдә Өммикамалның телефон номеры булырга тиеш бит инде. Кая, үзем эзләп карыйм әле.
Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, шприц энәсе өстендәге тамчыда кояшчык кызын «биетә» алган Бәдриҗамалның бармакларына күз иярми.
– Биредә Өммикамал дигән исем бөтенләй юк бит.
– Камал дигәнен карале.
– Камал Әшрәфҗанович – ул бит хатын-кыз табибы. Ул миндә дә бар.
– «И» хәрефеннән эзләп карыйк алайса. Менә бит аның номеры. «Ими.К.»дан карарга кирәк булган. 7 «смс-хәбәр» килгән. Беренчесе: «Дубайдан сәлам!» диелгән.
– Тагынмы? Укыйм: «Кияү (оныгының ире) бик зур базарга алып барды. Тамагым кипкәч, бер кафега кереп, чәй эчтек. Бер стаканы безнең акча белән 7000 тора, диделәр».
– Әстәгъфирулла! – дип куйды Бибикамал. – Мин бер утыруда 4 чәшке чәй эчәм. Димәк, бер утыруда пенсия акчасы юк, дигән сүз бит бу.
– Син бит чынаякны бавырсак белән, төрле җимеш белән тутырасың, алай итсәм мин…
Әбиләр көлешеп алды. Аннары янә телефонга текәлделәр. Алдагы хәбәрдә болай диелгән иде: «Мине монда да яхшы беләләр икән». Бу җөмлә әбиләрнең уйларын чуалтты. Без исә аңа бераз ачыклык кертеп үтик.
Дубай шәһәренең халык күп йөри торган җәмәгать урыннарында, әйтик аэропортта, зур базарларда олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга аеруча зур игътибар бирелә. Территория зур, җәяү үтәсе ара ерак булганлыктан, аларга мәҗбүри рәвештә диярлек инвалид коляскаларыннан файдаланырга тәкъдим ителә. Бөтен җирдә, самолетка утырганчы, чиратсыз узарга мөмкинлек тудырыла. Өммикамалның «мине беләләр» дигәнен дә, аны әнә шулай коляскага утыртып, кадерләп йөрткәннәр, дип аңларга кирәк.
Ә инде матур, төз биналарга, торак йортларга килгәндә, алар бездә дә төзелә. Кояш нурларында балкып, ялтырап торган 20шәр катлы көзгеле өйләрне күреп сокланмый мөмкин түгел. Берән-сәрән генә булса да, ул йортларның тәрәзәләреннән карап торучы кешеләрне күргәч, «Нинди бәхетле кешеләр яши икән бу йортта!» дип уйлап куясың. Ә инде төптәнрәк уйлап баксаң, аяк-кулы йөргән кеше тәрәзәдән карап торамы соң, дигән фикер туа күңелдә. Нишлисең инде… хәерлегә булсын...
Ә без янә әбиләрнең телефонына күз салыйк. Алар Өммикамалның (оныгы куйгандыр, дип фаразлыйк) статуска куелган хөрмәләренә тап булганнар… Теге юлы Төркиядән кайткач та баллы ризыклар белән сыйланганнар иде. Бу юлы да 3 ахирәт түгәрәк өстәл артында очрашмый калмас. Дөньялар гына имин булсын.
Мидхәт Садыйков, «Чаян» журналыннан