news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дубайдагы небоскребта яшәүчеләр уразаны озаграк тотарга тиеш

news_top
Дубайдагы небоскребта яшәүчеләр уразаны озаграк тотарга тиеш
"Татар-информ" архивы

Дубайдагы Бурдж-Хәлифә небоскребында яшәүчеләргә ураза вакытында авыз ачу белән ашыкмаска киңәш ителә. 828 метр биеклектәге бинаның өске катларында көн озынрак була, җирдә кояш батса да, югары катларда кояш әле күренә. Бу турыда islamnews.ru яза.

Шулай итеп Бурдж-Хәлифәдә 80 һәм 150нче катлар арасында яшәүчеләр 2 минутка, 150нче каттан өстәрәк торучылар 3 минутка озаграк ураза тота.

Мондый очраклар таулы өлкәләрдә яшәүчеләргә дә кагыла. Алар да тигезлектә торучылардан берничә минутка озаграк ураза тота, диелә хәбәрдә.

Бурдж-Хәлифә

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар