Дубайда яшәүче блогер Илүсә Фәләхова: «Әле генә туй иде, бүген – хушлашу мәрасиме»

Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева гаиләсендә кайгы. Аның бабасы вафат булган. Блогер бу хакта социаль челтәрдә язды.
«Кичә әтием ягыннан бабаебыз мәңгелеккә китеп барды. Вакыйга арты вакыйга… Моннан берничә көн элек кенә туй булган иде (ред. – Илүсәнең сеңлесе кияүгә чыкты), ә бүген – хушлашу мәрасиме…
Урыны җәннәттә булсын. Нияте булганнар, барыбыз бергә дога кыла алабыз. Сәхәбиев Рәкыйп Сәхәби улы өчен.
Әбиебез дә бакыйлыкка җиңеллек белән күчәргә теләде. Кеше кулына калып ятасы килмәде. Ул бик тыныч китеп барды. Аның барлык теләкләре кабул булды. Барлык туганнарын күреп, бәхилләшергә өлгерде.
Хәзер безнең минем яклап әбиләребез дә, бабайларыбыз да калмады инде. Ирем ягыннан гына әбисе дә, бабасы да исән-саулар. Аларга озын гомер бир, Ходаем. Барыбызга да китәсе… Күпме язган, шуның кадәр яшәячәкбез», – дип язган блогер.