Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайда беренче тапкыр Сабантуй милли бәйрәме узган

news_top_970_100
Дубайда беренче тапкыр Сабантуй милли бәйрәме узган
Фото: Әлфия Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Сабантуй 29 апрельдә Дубайның «Сафа Паркы»нда булган. Бу турыда инде ничәнче елын шунда яшәүче милләттәшебез Әлфия Бәдретдинова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

«Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә беренче тапкыр татар Сабантуе! Әкрен генә адымнар белән шуңа таба бардык... Без булдырдык!» – дигән Әлфия сөенеп.

Бәйрәмдә татар эстрада җырчылары чыгыш ясаган, хәтта, танылган «Бурдж Халифа» манарасында утлар белән Тататарстан флагы да балкыган.

Әлфия – моңа кадәр дә бик күп проектлар җитәкләгән, милләттәшләребезне чит җирләрдә табып, берләштереп, аралаштырып торган, төрле очрашулар оешытырган кеше. Сабантуйны оештыручыларга «афәрин!» диясе генә кала. Бу күркәм гадәт дәвамлы булсын иде!

Фото: Әлфия Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100