Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубай шоколады аркасында фисташка чикләвеге запаслары беткән диярлек

news_top_970_100

Фисташка бәясе 1 елда 450 грамм чикләвек өчен 7,65 доллардан 10,3 долларга кадәр арткан. Өстәвенә, әлеге десертка ихтыяҗ арту АКШта (дөньяда әлеге төр чикләвекне тәэмин итүче иң төп ил) фисташка уңышы начар булу белән бер вакытка туры килгән.

Чикләвек сату компаниясе вәкиле Джайлс Хакер билгеләп үткәнчә, фисташка базарында запаслар беткән диярлек. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Фисташка җитештерү күләме буенча АКШтан соң дөньяда икенче урында торучы Иран Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чикләвек экспортын 6 айда 40 процентка арттырган. Әмма бу да барлыкка килгән дефицитны каплый алмый. Экспертлар фикеренчә, шоколад тирәсендәге шау-шу юктан гына барлыкка килмәгән. Якын арада фисташкага ихтыяҗ да, чикләвеккә дефицит та беркая да юкка чыкмаячак, дип саный белгечләр.

Дубай шоколады – фисташка пастасы һәм катаифи камырыннан ясалган эчлек салынган сөтле шоколад плиткасы ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100