Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дубай пичәте сугылды» – Ришат Фазлыйәхмәтов Илназ Сафиуллин белән «килешү» төзегән

news_top_970_100
«Дубай пичәте сугылды» – Ришат Фазлыйәхмәтов Илназ  Сафиуллин белән «килешү» төзегән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдәш дусты, хәзерге көндә Дубайда яшәүче Илназ Сафиуллин белән бик җитди «килешү» төзегән.

Ике дус, Дубай Сабантуенда чыгыш ясаганнан соң, бер кафеда аралашып утырганнар. Эш шунда, Ришат Илназ белән аның тормыш иптәшен кызлары Алиләгә иптәшкә бер малай алып кайтырга үгетли. Илназ Сафиуллин да үз сүзендә нык тора.

«Илназ кайда, дисәгез, дуслар, Илназ Дубайда. Аларга менә бер малай кирәк инде, Аллаһы боерса», – ди Ришат Фазлыйәхмәтов.

«Юк-юк, яшьләргә юл бирәбез. Башта сезгә берәр кыз яки малай. Сездән соң инде без икенчесе артыннан барабыз», – ди аңа Илназ.

«Все, Дубайда пичәт сугабыз», – дип әңгәмә коралар алар, көлешә-көлешә.

«Килешү төзелде. Дубай пичәте сугылды. Тормышка ашырасы гына калды. Распискасын монда калдырабыз», – дип, ике дус видеоны социаль челтәрләргә куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100