Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дуңгызныкы, кошныкы, Австралиянеке: безгә кайсы грипп яный?

Бу сезонда Татарстанда нинди грипплар тарала? Авырудан үзеңне ничек сакларга? Инфекция нинди өзлегүләр китереп чыгара һәм ОРВИ буенча эпидемиологик чик республиканың кайсы өлешендә югары?

news_top_970_100
Дуңгызныкы, кошныкы, Австралиянеке: безгә кайсы грипп яный?

Грипп төрләре һәм аларның аермасы

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Европа регионы илләре территориясендә очрый торган грипп вируслары арасында A(H1N1)09, A(H3N2) типлары өстенлек алган. Шулай ук B Colorado һәм B Phuket грипп вирусы штаммнары да очрый.

H1N1 вирусы күпчелек “дуңгыз” гриппы буларак танылган. Аның турыда Россиядә беренче тапкыр 2009 елда дуңгыз гриппы эпидемиясе игълан ителгәч телгә алдылар. Гриппның бу төре әле яшь, әмма иң күп таралганы. Татарстанда барлык грипп белән авыручыларның 70 проценты нәкъ менә дуңгыз гриппы белән зарарланган.

H3N2 грипп вирусы халыкта Австралия гриппы дип йөртелә. Чөнки 2017/2018 ел сезонында Австралиядә таралган була. Белгечләр сүзләренчә, гриппның бу төре белән безнең полоса кешеләре сирәк авырый. Ә симптомнары буенча ул “дуңгызныкыннан” берни белән дә аерылмый.

Бу сезонда Австралия гриппы белән Татарстанда бер генә кеше – Түбән Камада яшәүче яшүсмер авырган.

Ә B Colorado һәм Phuket грипп штаммнары тагын да сирәгрәк очрый, ди табиблар. Өченче төркем С гриппы исә бөтенләй эпидемиологик куркыныч тудырмый.

“Төрле антигеннар составы белән өч төр грипп та аерыла. Симптомнары буенча алар бер төрле. Грипп вирусының төгәл төрен лаборатор тикшерүләр ярдәмендә генә белеп була”, - диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хаертынов.

Табиблар сүләренчә, шау-шу куптарган кош гриппы бары тик кошлар өчен генә куркыныч. Ләкин иммунитет түбән булганда, мутацияләнгән вирус кешегә дә эләгергә мөмкин.

Грипп билгеләре

А һәм В төрләре гриппын барлыкка китерүчеләрнең үрчү тизлеге бик югары. Шуңа күрә кеше бик тиз чирләп китә.

Грипп вакытында температура күтәрелә, ул 37,5тән 39 градуска кадәр менәргә мөмкин, мускуллар, буыннар, баш авырта башлый. Ютәл, томау башлана, тамак авырта.

“Гриппны башка авырулар белән бутарга мөмкин. Шуңа күрә төгәл диагнозны табиб куярга тиеш, ул дәвалану билгели”, - дип өстәде Халит Хаертынов.

Грипптан өзлегү һәм вафат булу

Инфекция отит, синусит, ринит һәм трахеит китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук миокардит, перикардит, менингит һәм энцефалит кебек куркыныч чирләр барлыкка килергә мөмкин.

Грипп вакытында барлык хроник булган авырулар да кискенләшә, ди табиблар. Пневмония һәм бронхит грипптан өзлегеп барлыкка килгән төп авырулар. Еш кына грипп аркасында вафат булуга пневмония сәбәп була.

Шулай да бу сезонда Татарстанда үлем очрагы теркәлгән. Февраль аенда грипптан өзлегеп 82 яшьлек хатын-кыз вафат булды. Табиблар сүзләренчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз берничә хроник чирдән интеккән, шул исәптән шикәр диабеты һәм йөрәк авырулары да булган.

Үзеңне грипптан ничек сакларга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, иң нәтиҗәле чара - гриппка каршы прививка булып тора. Аның составында грипп вирусының эпидемиологик сезонында актуаль булган компонентлар бар. Дөрес, прививканы авырулар саны үскәнче, ике-өч атна алдан ясаталар – безнең очракта көз көне.

Бизгәк хәлендәге кешеләргә, хроник авырулар кискенләшкән вакытта, организм йомырка аксымына бик сизгер булса вакцинация узарга ярамый.

Табиблар әйтүенчә, бигрәк тә кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, соңгы триместрдагы йөкле хатыннар гриппка бирешүчән. Һәм шулай ук хроник авырулары булган барлык ир-атлар һәм хатын-кызлар.

Авырулар саны арткан вакытта кешеләр күпләп җыелган урыннарда йөрмәскә һәм медицина битлеге кулланырга кирәк. Табиблар чир йоктырган кешеләр белән элемтәгә кермәскә киңәш итә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гриппны кисәтү өчен берничә кагыйдә:

  • Авыру билгеләре булган, мәсәлән, төчкергән, йөткергән кешеләр белән тыгыз элемтәләр урнаштырмаска.
  • Кулларыгызны даими рәвештә сабын белән юып торыгыз. Бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында йөргәннән соң.
  • Борын куышлыгын юдырыгыз. Бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында йөргәннән соң.
  • Үзегез еш була торган бүлмәне гел җилләтеп торыгыз.
  • Үзегез була торган бүлмәгә дымлы чүпрәк белән ешрак җыештырыгыз.
  • Бүлмәдәге һаваны дымландырыгыз.
  • С витамины булган ризыкларны күбрәк ашагыз (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һәм башкалар).
  • Суган һәм сарымсак кушылган ризыкларны күбрәк ашагыз.
  • Табиб киңәше буенча иммунитетны күтәрә торган препаратлар кабул итегез.
  • Эштә яки өйдә грипп белән авыручылар барлыкка килсә, профилактика максатында вирусларга каршы торучы препаратлар эчә башлагыз (табиб ризалыгы һәм препаратны кабул итү буенча күрсәтмәләр нигезендә).
  • Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, йокы туйганчы йоклагыз, дөрес тукланыгыз һәм физкультура белән шөгыльләнегез.

Грипп белән авыргач нишләргә?

Әгәр чирләгәнсез икән инде, өйдә калу яхшырак һәм кичкемәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Авыру балаларны берүк бакчага, мәктәпкә, масскаүләм чараларга җибәрә күрмәгез. Грипп вакытында ятып торырга кирәк. Чөнки авырган вакытта йөрәк-кан тамырлары, иммун һәм организмның башка системаларына көч килә”, - диде Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.

Билгеләнгән препаратлардан тыш, табиблар күп итеп су эчәргә куша: кайнар чәй, мүк җиләге яки нарат җиләгеннән морс, селтеле минераль сулар.

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп ситуациясе нинди?

Татарстанда эпидемиологик сезон башыннан 276 кеше авырган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова сөйләде.

Грипп белән авыручыларның иң күбе Казанда һәм Чаллыда. Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, Буа, Алабуга һәм Әлмәт районнарында аерым очраклар теркәлгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.

“Хәзер авырулар саны арта, ләкин узган еллардагы кебек кискен түгел. Бездәге күп кешегә прививка ясатылган. Бүгенге көндә республикада 276 грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Ләкин бездә эпидемия дип әйтеп булмый”, - диде Наталья Ивойлова.

Табиблар әйтүенчә, Татарстандагы бөтен очракларда да грипп, прививка ясатмаган кешеләрдә ачыкланган.

Республикада ОРВИ һәм грипп буенча хәлне һәм профилактика чаралары турында халыкка җиткерү өчен Роспотребнадзор кайнар линия ачты. Ул 10 мартка кадәр эшләяәчәк. Белгечләр барлык теләүчеләргә 843) 238-52-11 һәм 238-96-84 телефон номерлары буенча, эш көннәрендә 9:00-17:00 сәгатьләрдә консультация бирә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100