Укучы балаларны, студентларны һ.б. җинаять юлына тартуның яңа төре барлыкка килгән
Бу язма – кисәтү. Яшүсмерләр һәм студентларга, шулай ук аларның ата-аналарына укып чыгарга киңәш итәбез.

Интернетта күп көч түкмичә акча эшләүне тәкъдим итүчеләр очрый. Алар үз исемеңә банк картасы ачарга тәкъдим итә һәм буш, бер тиен салынмаган картаны акчага сатып алырга әзер булуларын белдерә. «Син карта ач, ә без сиңа акча түләп, ул картаны сатып алабыз», – диләр. Шулай итеп, билгесез затлар буш картаны 2000-3000 сумга синнән сатып алалар. Бер караганда, куркыныч түгел кебек – картада акча юк бит. Әмма нәтиҗәдә шушы схема белән акча эшләүгә кызыккан кеше дроппер буларак җинаятьчегә әйләнергә мөмкин.
Дропперлар (терминның кыскартылган варианты – дроплар) – җинаятьчел юл белән алган акчаларны «чиста» акчага әйләндерергә булышучы кешеләр. Дропперлар җинаятьне оештырмый, ә арадашчы ролен үти. Кагыйдә буларак, алар акча үзләштерү буенча кайбер йөкләмәләрне үтәгән өчен түләү ала, әмма кайбер очракларда алар алданырга, бу гамәлләрнең мошенниклык булуын үзләре дә белмичә, җинаять схемасы катнашучысы булырга мөмкин, дип яза «Газпромбанк» сайты.
Дропперның эше нидән гыйбарәт?
Тулаем алганда, дроп эше шушындыйрак: аның банк картасына акча килә, ул аларны кәгазь акчага әйләндереп алырга һәм бу җинаять челтәрендәге башка кешегә тапшырырга яки башка счетка күчерергә, яисә криптовалютага әйләндерергә тиеш. Дропперлыкның икенче варианты: кеше мошенникларга үзенең банк картасын бирә яки интернет-банктагы шәхси кабинетка керергә рөхсәт итә.
Схема катлаулырак булган саен, арадашчылар да шулкадәр күбрәк була, шуның аркасында ахыргы заказчыларга эзләрне чуалту һәм ачыкланмыйча калу да җиңелрәк була. Ә башкаручылар турында болай әйтеп булмый: хокук саклау органнары даими тоткарлап торган дропларга 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 1 млн сумга кадәр штраф яный.
Кем һәм ничек дропперлар була?
Дропперларның ике төре бар:
- Үз гамәлләренең криминаль характерда булуын аңлаучылар һәм шуның белән акча эшләүчеләр;
- Акча үзләштерүдән аңламыйча катнашучылар.
Беренче очракта, болай итеп «акча эшләүгә» халыкның социаль яктан якланмаган катламы: эшсезләр, пенсионерлар, аз керемлеләр, иммигрантлар һәм имин булмаган төбәкләрдән күченеп килүчеләр, проблемалы гаиләләрдәге үсмерләр ризалаша. Башкача әйткәндә, акчага бик нык мохтаҗ һәм лаеклы дәрәҗәдәге керемгә чыгу өчен мөмкинлекләре чикле булган кешеләр. Шулай ук, җиңел акча эзләүче һәм тәнкыйди фикерләве булмаган студентлар һәм укучылар да куркыныч зонасына керә. Дропларның кереме күчерелгән яки акчага әйләндерелгән сумманың 40 процентын тәшкил итәргә мөмкин, һәм бу – бөтен килешүләрнең барысын бергә алганда, ил буенча уртача хезмәт хакыннан шактый гына артып та китәргә мөмкин.
Даркнетта һәм социаль челтәрләрдәге белдерүләр
Аңлы рәвештә эшләүче дропперлар сайтларда, форумнарда, социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә җәлеп ителә. Белдерүләр мессенджерларга, электрон почтага, шулай ук шәхси контактлар аша да җибәрелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, аларда эш турында төгәл мәгълүмат була. Мәсәлән: «Дропперлар таләп ителә, акча белән эшләү, тиз арада процентлар түләү, көненә 20 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге».
Урамда яллау
Дроперлар табу өчен җаваплы кешеләр (дроповодлар) офлайн режимда да актив эшли. Алар дроперларны төзелеш мәйданчыкларында, мәгариф оешмалары һәм тулай тораклар территорияләрендә, ягъни, финанс белемсезлегеннән файдаланып, шикле эшләр өчен кешеләр җәлеп итү мөмкинлеге булган урыннарда яллый.
Узып баручыга ярдәм
Дропперларның икенче категориясен алсак, монда һәркем мошенниклар тозагына эләгергә мөмкин. Кешене алдауның, башын бутауның һәм ялганлап, кирәкле эшне эшләтүнең әллә никадәр ысулы бар. Бу – түләү мәгълүматларын кулга төшерү, картадан акча алдыру яки күчерү булырга мөмкин.
Дроповодлар үз корбаннарын банкоматлар янында да сагалап торырга мөмкин. Гадәти узгынчы кыяфәтендә алар үзләре өчен акча алып бирергә сорый, ә үзләре, имеш, банк карталарын онытып калдырган яки югалткан дип әйтә. Ахырда, дропларның берсе корбанының счетына акча күчерә, ә тегесе бернинди шиксез шул акчаларны банкоматтан алып бирә. Шуңа күрә, кешегә ярдәм итү теләге хокук бозуга әйләнеп калырга мөмкин.
Эш тәкъдимнәре
Интернетта массакүләм эш эзләүчегә юнәлдерелгән бик кызыктыргыч «вакансияләр» табарга була: җиңел генә акча эшләү, белем дә, эш тәҗрибәсе дә кирәкми, читтән торып эшләргә була, график та уңайлы. Җинаятьчеләр хәтта, зуррак ышаныч уяту өчен, булган оешмаларның интернет-ресурсларын да ялганлап ясый. Кандидаттан дропперны ким дигәндә ике юл белән ясарга була. Беренчесе – иминлек хезмәте тикшерүен яки хезмәт хакы күчерүне сылтау итеп, «эш бирүче» потенциаль хезмәткәренең паспорт мәгълүматларын һәм банк реквизитларын кулга төшерә. Дропперлык күчерүләреннән соң җинаятьче юкка чыга. Икенче вариант – акчалы операцияләр белән бәйле эшне ачыктан-ачык тәкъдим итү, әмма бу очракта кеше мондый гамәлләрнең криминаль булуын аңламый.
Картага ялгыш акча күчерү
Шулай ук картага ялгыш акча күчерү дә кешене дроперга әйләндерергә мөмкин. Бу очракта, акча җибәрүче банк картасының хуҗасы белән элемтәгә чыга, акчаны ялгыш счетка күчергәнен һәм акчаны дөрес карта номерына җибәрүне сорый. Шуның өчен ул бераз акчалата бүләк, әйтик, күчерелгән сумманың 5 процентын тәкъдим итәргә мөмкин.
Интернетта танышулар
Интернетта танышучы яшь егет-кызлар да дроповод булып чыга. Ышаныч яулагач һәм корбанның мотивациясен бәяләгәч, мошенник аңа берникадәр суммада акча күчергән өчен җиңел генә акча эшләргә тәкъдим итә. Башка юл да була ала: ул үзе өчен картадан акча алырга булышырга сорый, чөнки аның картасы «югалган яки блокланган» була.
Башка алымнар
Җинаятьчеләр яллауның яңа алымнарын гел уйлап чыгарып тора, моңа социаль инженерия (мәсәлән, узып баручыга булышу яки товар өчен алдан түләп кую), онлайн-уеннар аша законсыз эшчәнлеккә җәлеп итү, яшьләр субкультураларын берләшмәләре дә керә. Финанс технологияләре таралу һәм ачык булу аркасында еш кына балигъ булмаганнар да дроп була.
Дропперлык өчен җаваплылык
Әгәр кеше акчалата бүләк өчен аңлы рәвештә мошенникларга булышырга ризалаша икән, ул үзенең законсыз гамәлләрдә катнашуын, шулай итеп, үзенең җинаятьтә катнашучыларның берсе булуын һәм мошенниклар кебек үк җаваплылыкка тартылырга мөмкин булуын аңларга тиеш.
Хәзер дропперлык Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча квалификацияләнә ала: мошенниклык буларак, акчаларны легализацияләү (үзләштерү), түләү чараларын хокуксыз әйләнешкә кертү, шулай ук җинаятьчел оешма төзү.
Иң катгый җәза чарасы: 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм 1 млн сум штраф түләү.
Шул ук вакытта законнарны белмәү гражданинны 16 яшьтән үк башлана торган җинаять җаваплылыгыннан азат итми: мәсәлән, ялган түләү чараларын сатып алу, саклау, сату өчен транспортировкалау яки сату белән бәйле гамәлләр өчен.
Болардан тыш, дропперлар һәм аларда катнашучыларны үзләренә теркәлгән электрон түләү чараларын яки аларга керү мөмкинлеген тапшырган өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында закон проекты эшләнде.
Үзеңне дропперлыктан ничек сакларга?
Мошенникларга каршы торуның иң яхшы ысулы – законсыз эшчәнлеккә җәлеп итә торган схемалар турында белемне гел арттырып тору.
Уяу булырга кирәк: эш турында белдерүләрне игътибар белән өйрәнегез һәм шикле акча эшләүгә алынмагыз. Таныш түгел кеше үтенече буенча акчаларны банкоматтан алырга, счетка салырга яки күчерергә ризалашмагыз. Әгәр картагызга көтелмәгәндә акча килеп төшкән икән, банкка шалтыратыгыз.
Әгәр берәр нәрсәдән шикләнсәгез, моны хәбәр итегез. Ярдәм сорап, хокук саклау органнарына яки Россия Банкының кайнар элемтәсенә 8-800-300-30-00 телефоны аша (кесә телефоныннан кыска 300 номеры) мөрәҗәгать итәргә була. Шалтырату Россиянең теләсә кайсы почмагыннан бушлай.
Дроплар турында үзегезнең якыннарыгызга һәм танышларыгызга сөйләгез. Өлкән яшьтәге кешеләр, мәктәп укучылар һәм студентлар мошенниклар кармагына бик тиз эләгә. Аларның һәммәсенең үз мотивы: берсе танылырга, икенчесе акча эшләргә тели. Аларга дропперлар турында, мөмкин булган схемалар һәм җаваплылык турында мәгълүматны җиткерегез.