Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дрон төшеп һәлак булды»: Ринатны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
«Дрон төшеп һәлак булды»: Ринатны соңгы юлга озаттылар

«1 декабрьдә Тукай районы Калмаш авылында Кәлимуллин Ринат Ришат улын соңгы юлга озатканннар. Ул мобилизация башлангач махсус операциягә җибәрелгән. 430нчы полкта отделение командиры булып хезмәт иткән. Ринатка 25 яшь булган», – дип яза «ЧелныВкурсе» төркеме.

Ринат Кәлимуллин автомеханика техникумын тәмамлаган, кечкенәдән хәрби хезмәт белән мавыккан, атарга яраткан.

2023 елның 22 ноябрендә дрон төшеп һәлак булган, бу видео Украина пабликларында таратылды.

«Ринат Ришат улы өйләнергә өлгермәде, балалары юк», – диелгән хәбәрдә.

«Ринатның авыр туфрагы җиңел булсын. Әти-әнисенә, апаларга түземлек»;

«Бергә эшләдек, бик кызганыч. Без, ул кайтыр, дип көткән идек. Ялга кайткан иде, олыгаеп киткән иде. Сеңлесен бик ярата иде»;

«Дустым, сине элеккечә шат итеп истә калдырырмын»;

«Ринатның авыр туфрагы җиңел булсын, безнең укыган догалар аңа барып ирешсен»;

«Бик кызганыч, күпме яшьләр әрәм булды»;

«Авыр туфрагың җиңел булсын, балакай. Синсез малайларга бик тә авыр. Син взводның «душасы» булгансың, Ринат», – дип яза танышлары.

Тискәре комментарий язучыларга Ринатның кыз туганы Диләрә: «Минем туганым кебекләр аркасында сез тынычлыкта яшисез. Ә сезнең кебекләр аркасында – үз ватаны өчен барырга әзер булмаучылар аркасында – дәүләт җимерелә», – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100