Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрон һөҗүменнән зыян күргән Гөлнараның куллары, аяклары яралы, үзе авыр хәлдә

news_top_970_100

Саратовта күпфатирлы йортка дрон һөҗүм иткәч, 40 яшьлек Гөлнара бик нык яраланган. Табиблар аңа операция ясауны дәвам итә, хәле авыр дип бәяләнә, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Гөлнара җылыту системалары һәм кондиционерлар кую белән шөгыльләнә торган компаниядә эшли. Ул Украина беспилотникларының төп һөҗүменә дучар булган йортның 28нче катында яшәгән. Аның җимерелеп беткән фатирының фотолары да чыкты.

Гөлнарага 2 операция ясаганнар инде. Бүген хирурглар аның тәненнән кыйпылчыкларны алган. Ул беразга гына аңына да килеп алган. Хәзер ул реанимациядә.

Гөлнара Украина беспилотникларының төп һөҗүме туры килгән «Волга скай» йортының 28нче катында яшәгән. Фатирына дрон кергән вакытта ул йоклаган була. Аның аяк-куллары, очасы бик тирән яраланган. Студия-фатиры тулысынча җимерелеп беткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100