Казан аэропорты иртәнге 06.00 сәгатьтә ябылды. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, бу – дрон һөҗүме куркынычы булу сәбәпле шулай.
Казаннан Мәскәүгә, Истанбул, Санкт-Петербургка рейслар тоткарлана. Казанга Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербургтан 5 рейс тоткарланган.
Моңа кадәр чәршәмбе көнне Казан аэропорты ябылып алган иде. Ул көнне Россия хәрби көчләре 59 дронның юкка чыгарылуын хәбәр итте.
Росавиация шулай ук Самара, Сочи, Грозный, Махачкала аэропортларының да вакытлыча ябылуын хәбәр итә. Иртән Әстерхан, Волгоград аэропортлары ябылган иде, алар инде ачылган.
Өстәмә: сәгать унда чикләүләр бетерелде, Казан аэропорты рейсларны кабул итә.