Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрон һөҗүм итеп, бер йорттан биш кеше һәлак булган

news_top_970_100
Дрон һөҗүм итеп, бер йорттан биш кеше һәлак булган
Фото: район башлыгы Белоусов фаҗига булган урында

Курск өлкәсендәге Рыльск районы Городище авылындагы йортка дрон төшеп шартлаган. 5 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган. Гаиләдәге тагын 2 кеше хастаханәдә.

Городище авылы Украина белән чик буенда. Губернатор вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов фаҗига булган урында булган һәм халыкка бу авылдан китәргә кушкан: «Безнең вакытлыча яшәп тору урыннары бар, без сезгә туганнарыгыз, якыннарыгыз янына күченгәндә ярдәм итә алабыз, үзегезне, якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз», – дигән ул.

Дрон төшкән өй янында губернатор вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов

26 июньдә дроннар һөҗүме сәбәпле, Стропицы авылы мәктәбенә зыян килгән иде.

Район башлыгы Андрей Белоусов фаҗига булган урыннан видео яздырган – ул бронежилетта басып тора, артта мәетләр ята, аларны кара капчыкларга салалар. Андрей Белоусов кайгы уртаклашу сүзләрен әйтә, атыш булганда өйдән чыгып йөрмәскә куша.

Район башлыгының бу видеосын тәнкыйтьләүчеләр барлыкка килгән. Алар фикеренчә, район башлыгы мәетләр фонында мондый видеолар яздырырга тиеш түгел.

Кайберәүләр, киресенчә, Андрей Белоусов дөрес эшләгән, дигән фикердә.

«Бу селфи түгел, кешеләргә моның уен түгеллеген күрсәтергә кирәк. Чик буеннан китәргә кирәк, дип әйтәләр икән – китәргә, герой булып кыланырга түгел», – ди ул.

Тәнкыйтьтән соң Белоусов видеодагы мәет кадрларын каплаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100