Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрон ачык тәрәзәдән очып кереп, фатир эчендә шартлый – куркыныч кадрлар

news_top_970_100
Дрон ачык тәрәзәдән очып кереп, фатир эчендә шартлый – куркыныч кадрлар

Белгород өлкәсе Шебекино шәһәрендә яшәүчеләр төшергән кадрлар бик куркыныч. FPV тибындагы дрон (аны ерактан оператор идарә иде) күп фатирлы йортлар ишегалдында очып йөри. Соңыннан ачыкланганча, ул үзенә корбан эзләгән. «Әнә оча, сволочь», – ди аны видеога төшереп торучы.

Бераздан оператор үзенең корбанын күреп ала – ачык тәрәзәгә очып керә һәм фатир эчендә шартлый. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында шартлаудан 75 яшьлек пенсионерканың һәлак булуын хәбәр итте. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә ул инде үлгән булган.

Дрон шартлаганнан соң фатир эченнән төшерелгән фото

Фото: © Губернаторның телеграм-каналыннан

Бүген Украина хәрби көчләре Курск өлкәсе Заолешенка авылын артиллерия утына тоткан. Бер гаиләдән 4 бала яраланган – 2 яшьлек кыз, 8 һәм 12 яшьлек ике малай, аларның 37 яшьлек әниләре Анна.

Суджа шәһәре дә утка тотылган. 55 һәм 57 яшьлек 2 ир кеше яралануы турында хәбәр ителә. Күп кенә йортлар җимерелгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2024
    Исемсез
    Америка кансыз бит инде ул, акча белэн күзе томаланган
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100