Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дрессировщик Эдгард Запашныйга тигр һөҗүм иткәннән соң, битенә 14 җөй салганнар

news_top_970_100
Дрессировщик Эдгард Запашныйга тигр һөҗүм иткәннән соң, битенә 14 җөй салганнар
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

Кичә Зур Мәскәү циркының генераль директоры, ерткычлар дрессировщигы Эдгард Запашныйга Рой исемле яшь тигр һөҗүм иткән. Аның битенә 14 җөй салганнар. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Запашный сүзләренчә, аның гомеренә куркыныч янамый, хастаханәгә салу таләп ителмәгән, ләкин битенә 14 урында җөй салганнар.

«Бит нервына зыян килмәгән, яралар 1 см чамасы тирәнлектә – борында һәм яңакта. Миңа бәхет елмайды, тигр күземә тимәде, муенны яраламады», – дип сөйләгән ул. Бу турыда РИА Новости язды.

Запашныйның яраларын бүген кабат бәйләгәннәр, ул хәзер шимпанзе һәм филләр белән репетиция ясый башлаган.

«Мин эш режимында инде», – дип аңлаткан Запашный.

Дрессировщик сүзләренчә, тигр аны үтерергә маташмаган, ялгыш бәргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100