Ильмира Нәгыймованың «Йөрәгең ялкыннары» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Җырчының иҗатын яратучылар премьера белән котлаган һәм «ниһаять» дип куанган.
«Күзләр генә тимәсен. Молодец, Ильмира»;
«Тагын яңа җырлар көтәбез. Дошманнарның йөрәге янсын»;
«Искиткеч матур җыр! Алга», – дип мактаганнар Ильмираны.
Бихисап хуплаучы смайликлардан тыш, «бар җыры да бер көйгә салынган» дип язучылар да бар. Менә шул хуплаучылар белән хупламаучылар арасында бәхәс тә чыккан. Ошатмаучыларга тыңламаска киңәш иткәннәр.