Дошман беспилотниклары һөҗүме нәтиҗәсендә Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.
«Кызганычка каршы, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Истраның Пионерский бистәсендә, беспилотник төшү сәбәпле, өч кеше һәлак булды, тагын өч кеше яраланды. Биш шәхси йортта янгын чыкты. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дип язды Воробьев үзенең Макс-каналында.
Мәскәү өлкәсе губернаторы мәгълүматларына караганда, Солнечногорск шәһәрендә тагын ике кеше зыян күргән – анда беспилотник күпфатирлы йортка эләккән.
Төн дәвамында Мәскәү өлкәсендә 81 беспилотник юк ителгән. Воробьев белдерүенчә, дроннар Одинцово, Наро-Фоминск, Руза, Раменское, Можайск, Волоколамск, Чехов, Озеры, Истра, Подольск, Ступино, Домодедово, Солнечногорск һәм Коломна күгендә юк ителгән.