Дошман беспилотниклары Әлмәт янындагы нефть саклагычка һөҗүм иткән, зыян күрчеләр юк
Дошман беспилотниклары кабат республиканың көньяк-көнчыгышына һөҗүм итте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Оператив мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләрнең максаты Әлмәт янындагы нефть саклау резервуарлары булган. Дәвамлы һөҗүм нәтиҗәсендә берничә объектка зыян килгән.
Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Барлык оператив хезмәтләр тиешле чараларны күрә.