Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дорфа кыланган кибет, хастаханә, такси хезмәткәрен җаваплылыкка тартып буламы?

news_top_970_100
Дорфа кыланган кибет, хастаханә, такси хезмәткәрен җаваплылыкка тартып буламы?
"Татар-информ" архивы

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә дорфалык белән көрәшү турында «Челнинские известия» яза.

Соңгы арада социаль челтәрләрдә бер маркетплейстан заказ алырга килгән клиентларга сүгенгән, төртеп диярлек куып чыгарган хезмәткәр турында фикер алышалар. Кешеләр хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең дорфалыгыннан, кайчакта көч куллану очракларыннан саклану очраклары турында уйлана.

Россия Юристлар бергәлеге әгъзасы Мария Спиридонова сүзләренчә, кимсетелгән һәр кулланучы мораль (яки физик) зыян өчен компенсация таләп итү хокукына ия. Әгәр киштә артындагы хезмәткәр (яки башка урында) сезгә кычкырса, сүгенсә, яки янаса, аның гамәлләре «Кимсетү» (РФ КоАП 5.62 ст.), «Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян салу» (Россия Җинаять кодексы, 119 ст.), «Кыйнау» (Россия Җинаять кодексы, 116 ст.) маддәләренә туры килә.

Кимсеткән өчен 3000нән 5000 сумга кадәр штраф яный. Кыйнаган өчен 5000нән 30 мең сумга кадәр, яки 15 тәүлеккә иректән мәхрүм ителү яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Россия Җинаять кодексы буенча җәзага тарту тагын да куркынычрак. 116нчы һәм 119нчы маддәләр буенча 2 елга кадәр колония карала, дип яза «Известия».

Басманың хокук саклау өлкәсендәге әңгәмәдәше сүзләренчә, дорфалык күрсәтү мөмкин булган иң катлаулы өлкәләр – шәһәр поликлиникалары, травмпунктлар, такси, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү, азык-төлек кибетләре.

Шул ук вакытта чыннан да дорфалыкны тормышы белән канәгать булмаган һәм үзләрен кимсетелгән, җәберләнгән итеп хис итәргә яраткан гражданнарның зарлануыннан аерып карарга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100