Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөреслекне яшерергәме, әллә иремә барысын да сөйләп бирергәме? Кичерерме ул мине?..

news_top_970_100

Мин бик катлаулы хәлдә калдым, ә киңәшерлек бер кешем дә юк. Дус кызларым бар анысы, әмма бу серемне аларга да сөйли алмый. Яраткан кешемне югалтмас өчен нишләргә? Әмма, иң мөһиме, мин туачак балам өчен бик борчылам...

Миңа 27 яшь, 7 ел элек кияүгә чыктым. Ирем Данис (исеме үзгәртелде) бик яхшы, төпле кеше, мине ярата, мин дә аны бик яратам, хөрмәт итәм. Данис белән очраклы гына, банкта таныштык. Мин ул вакытта университетка укырга кергән идем генә. Япь-яшь, беркатлы кыз бала идем. Данис миннән 4 яшькә олырак, ул вакытта эшли иде инде.

Ул көнне банктан чыктым, ә Данис мине урамда көтеп тора иде. Ул миңа банкоматтан акча алырга чиратта басып торганда ук игътибар иткән булган икән.

«Матур кыз, сезнең белән танышырга буламы? Минем исемем Данис, мин сезне машинамда кайтарып куя алам», – дигәнрәк сүзләр әйтте миңа ул вакытта Данис.

Әгәр хәзер миңа урамда берәрсе шулай дисә, «шайтаныма олак!» дип кенә әйтер идем инде. Тик ул вакытта мин шундый беркатлы, япь-яшь, Казанга әле генә авылдан килгән кыз бала идем. Өстәвенә, каршымда бик ягымлы, күрекле егет басып тора, шуңа күрә танышуга каршы килә алмадым. Ул вакытта Данис мине туган апамның фатирына кадәр кайтарып куйды, ул вакытта туганнарда яши идем. Без аның белән телефон номерларын алмаштык һәм икенче көнне үк тагын очраштык.

Башта Данис белән дуслар буларак кына аралаштык, тик, озакка сузмыйча, ул минем артымнан йөри башлады. Миңа гел чәчәкләр, бүләкләр бирде, концерт-спектакльләргә, кинога йөрдек. Ул чын ир-ат булырга тырышты: чәчәк булса – гел матур, купшы розалар бүләк итте, кафе-рестораннарга барсак, гел ул түләде. Ул вакытта минем, гади бер студент кызның, кафеда түләр өчен акчасы каян булсын инде.

Данис үзе Казанда туып-үскән һәм, озакламый, мине әти-әнисе белән таныштырды. Шулай итеп үзенең ниятләренең җитди булуын күрсәтте ул. Танышу бик яхшы узды дип әйтә алмыйм, белмим, нишләптер, беренче тапкырдан аның әнисенә ошамадым мин. Моны мин шул вакытта ук аңладым, әле ярый Данисның әтисе мине шундук кабул итте. Данисның әти-әнисе – шактый җитеш тормышлы кешеләр, әтисе җитәкче урында эшли, әнисе – табиб. Фатирлары иркен, зур, машиналары, дачалары бар. Сөйгәнемнең әнисе мондый килен турында хыяллангандыр дип уйламыйм, мин бит гади бер авылдан, күп балалы гаиләдән. Әмма, Данисның миңа чын-чынлап гашыйк икәнен һәм артка чигенергә нияте булмавын аңлагач, килеште ахрысы.

Ул вакытта мин Данисның озакламый кияүгә чыгарга тәкъдим ясаячагын аңладым. Барысы да шуңа таба бара иде, дөресен әйткәндә, мин моны түземсезләнеп көттем. Яшермим, Данис – минем беренче һәм чын мәхәббәтем һәм беренче ир-атым булды да. Һәм менә бер кичтә ул мине шәһәрдә йөрергә чакырды һәм, бер мизгелдә мине кулымнан тотты да, тәкъдим ясады. Ул мизгелдә шундый кызык, кыюсыз гына иде ул, мин көлеп җибәрми чак түздем. Соңыннан кесәсеннән нәни тартма алды, бармагыма йөзек кидерде. Бу безнең өчен иң шатлыклы һәм истәлекле көн булды! Без шундый бәхетле идек, яныбыздан узган бөтен кешене кочаклыйсы, шатлыгыбыз белән уртаклашасы килде...

Беренче 4 елда без кайнанамнар белән бергә яшәдек, безгә иң зур бүлмәне бирделәр. Миңа бик уңайлы булды дип әйтә алмыйм, әмма мин көне буе укуда, ә аннан соң дус кызларым янына йөрдем. Шуңа күрә, Данис кайткан вакытка туры китереп, кичкә генә кайта идем. Чөнки кайнанам көндезләрен өйдә дә була иде, ул табиб булып эшли, графигы төрлечә. Аның белән икәү генә калганда никтер шөлли идем.

Ул миңа кисәк кенә кисәтү ясарга, өйдә нәрсәнедер дөрес эшләмәвем өчен тәнкыйтьләргә мөмкин. Кайнанам – шактый кырыс, таләпчән, артык чиста хатын-кыз, бер сүз белән әйткәндә, чын табиб. Мин идәннәрне дә дөрес юмыйм, пычракны сылап кына куям, ашарга да дөрес пешермим булып чыкты. Кыскасы, миңа бәйләнергә сәбәп гел табып кына торды. Кайнанам белән мөнәсәбәтләребез түзә алмаслык булды димим, әйбәт хатын-кыз ул үзе, тик акыл өйрәтергә ярата, нишләтәсең. Мин университетны бетергәч, Данис үзебезгә фатир сатып алырга булды. Күпмедер өлешен кайнатам белән кайнанам түләргә ярдәм итте, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Хәзер үзебезнең 2 бүлмәле фатирыбыз бар, яхшы ремонт ясадык, кирәкле бөтен әйберне алдык. Сөенә-сөенә яшә генә. Әмма безнең тормышта бик саллы гына бер «әмма» бар.

Мин берничек тә балага уза алмыйм. Беренче 3 елда без артык хафаланмадык, әле вакыты түгелдер, дип уйладык. Әмма соңыннан үзем дә уйлана башладым, әти-әниләр дә, туганнар да бала турында сораштыра башлады. Шул вакытта мин иремә табибларга барырга, тикшеренергә тәкъдим иттем, тик ул кырт кисеп баш тартты. Ул үзен, тулысынча сау-сәламәт һәм табибларга йөреп торасы юк, ди.

Мин үзем тулысынча тикшеренеп чыктым, һәм бернәрсә дә тапмадылар, мин балага узып, бала күтәрә алам. Табиблар, проблема иреңдә булырга мөмкин, дип саный, аңа да тикшеренү узарга кирәк, диләр. Данисны тикшеренү узарга ничек кенә күндерергә тырышып карамадым, тик ул бу хакта ишетергә дә теләмәде. Мин хәзер проблеманың анда икәненә үзем дә 100 процент ышанам инде. Узган Яңа елны каршылаганда, Данис бераз салып алды, шунда минем балага узуымны көтеп арыганын әйтте.

«Тагын бераз көтеп карыйм да, булмаса, аерылышырга туры киләчәк», – диде.

Әле шул вакытта, без бала ясар өчен бер-беребезгә туры килмибездер, дип тә әйтеп куйды.

Ул вакытта мин төне буе елап чыктым, чөнки ирем бөтен гаеп миндә дип саный. Мин дә бөтен тикшеренүләрнең нәтиҗәсен күрсәттем, тик ул барыбер мине гаепле, ә үзен тулысынча сау-сәламәт дип саный. Шундый киребеткән, үзсүзле инде ирем, берни дә эшләтеп булмый. Мин инде кайнанам белән дә сөйләшеп карадым, ни дисәң дә ул табиб бит, тик ул да Данис сау-сәламәт дип ышана.

Без инде 7 ел бергә яшибез, ә балабыз һаман юк. Минем дә яраткан иремне югалтасым килми, шуңа күрә бик куркыныч адымга барырга булдым. Университетта укыганда, курсташым Самат мине бик ошатып йөргән иде. Аның миңа мәхәббәт аңлатканы да булды, дөрес, бу хәлләр 1нче курста ук булган иде. Ул вакытта мин әле Данис белән таныш та түгел идем. Самат белән бер җитди нәрсә дә булмады, ул миңа әллә ни ошамый иде. Һәм менә берничә ай элек мин үзем Саматка шалтыраттым, очрашырга тәкъдим иттем. Бу вакытта туган апамның фатиры буш, үзе командировкада иде.

Кыскасы, без Самат белән апаның фатирында 2 атна чамасы очраштык. Әйе, мин, балага узар өчен, иремә махсус рәвештә, аңлап, Самат белән хыянәт иттем. Һәм барып чыкты. Әле срогым кечкенә, тик, иң мөһиме, мин бала көтәм. Иремнең ничек бәхетле икәнен белсәгез иде...

Әлбәттә, ул, ниһаять, безнең тырышу барып чыкты, дип уйлый. Ул мине кулында гына йөртә. Безне барысы да котлый, тик кайнанам гына бу яңалыкны бик сәер кабул итте. Аның белән очрашканда, ул миңа шундый итеп карый, әйтерсең ул барысын да белә, сизенә. Кайвакыт үзем дә куркып куям хәтта. Нәкъ менә аның белән очрашулардан нык курка башладым. Хәер, мин туачак баланың Саматтан икәнен үзем дә төгәл беләм, әмма мин гаиләбезне, ирем белән мәхәббәтебезне шул рәвешле коткарырга, саклап калырга теләдем. Мин Данисны бик яратам, аны югалтудан куркам, гомер буе аның белән генә буласым килә.

Әмма көннән-көн авыррак, шомлырак була бара. Мин иремнән бала узмыйча дөрес эшләдемме? Кайчан да булса дөреслек калкып чыкса, миңа кичерү һәм ярлыкау булачакмы? Ә бәлки, дөресен сөйләргә әле соң түгелдер? Тик ул очракта Данис мине һичшиксез ташлаячак, ә мин ансыз яши алмаячакмын. Асылда, минем хыянәтем бәхетебезне саклап калу хакына иде бит. Чөнки Данисның бик әти буласы, бала сөясе килә, ә безнең берни дә барып чыкмады бит.

Иремә хыянәт итеп, намуссыз, кабәхәтләрчә кылануымны бик яхшы аңлыйм, тик – бу безнең гаилә бәхете хакына эшләнгән эш. Самат миңа, очрашуларыбыз сер булып калачак, дип вәгъдә итте. Аңа ышанырга була. Әмма миңа нәрсә эшләргә? Дөреслекне яшерергәме, әллә иремә барысын да сөйләп бирергәме? Кичерерме ул мине?..

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 май 2024
    Исемсез
    Сөйләмә. Үлгәндә дә сөйләмичә кит. Хәзер әйтсәң, баласыз да, ирсез дә каласың. Балаң тусын әле, бар да җайланыр. Әйтте диярсең!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100