Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөресен языгыз әле...» – Илсөя Бәдретдинова мөрәҗәгать белән чыккан

news_top_970_100
«Дөресен языгыз әле...» – Илсөя Бәдретдинова мөрәҗәгать белән чыккан
Фото: Илсөя Бәдретлинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бу көннәрдә артист халкы, кызып-кызып, киләсе концерт сезонына әзерләнә, дулкынланып, тамашачысы белән очрашу мизгелләрен көтә (кайберләренең инде яңа сезоны башланып та киткән). Шул исәптән, җырчы Илсөя Бәдретдинованың да яңа концерт программасына соңгы штрихлар сызган мәле икән. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы, тамашачысыннан булачак концертлары турында киңәшләр сорап, аларга мөрәҗәгать тә иткән.

– Сез миңа дөресен языгыз әле... Концерт ничә сәгать булырга тиеш ул? Кемдер 3 сәгатьне дә «бик кыска булды» ди. Кемдер 2 сәгатьне дә «озын» ди. Концертта сөйләшергәме? Күлмәк ничә булырга тиеш? Тәнәфес кирәкме-юкмы? Күбрәк дәртле җырлар җырларгамы? Чәчне җыйган килешме, туздырыпмы?..

Барыбер үземчә эшлим дә куям инде. Ләкин колак салам, һичшиксез.

Ә-ә-ә, бу күлмәкне программага кертәбезме? – дип киңәшләшкән Илсөя һәм чираттагы яңа күлмәген киеп төшкән фотосын урнаштырган.

Аңа бик күп җаваплар килгән. Күпчелек кешенең фикере: Илсөянең концерты 3 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш икән. Күлмәкләрен дә елдагыча гел алыштырып торырга, фотодагы күлмәкне дә әбизәтелне кияргә кушканнар. Җырлар белән үреп, элекке тамашаларындагы кебек үк, Илсөягә хатирәләре белән уртаклашырга, тамашачысы белән күбрәк аралашырга киңәш иткәннәр.

«Концертыгыз ничә сәгать барса да ошый. Ләкин шул чәчәк биерергә менеп вакыт алган кешегә генә ачуым килә. Концерт дәвамында 1-2 генә кеше булса, ярар ла. Юк бит, һәр җыр саен чыгып сөйләшеп, фотога төшеп, тегесе-монсы...»;

«3 сәгатьтән дә ким итмәгез. Күлмәкләр күп булса – бәйрәм инде ул. Акыллы кешенең сөйләгәнен тыңлавы да рәхәт. Быел яз концертыгызда әллә күпме яшь түктем. Тагын барам, елап, көлеп кайтырга»;

«Сезнең Тямаев белән тамашаларыгыз бертөрлерәк. Концерт кына түгел ул, «психологический тренинг»... Сез – бик зирәк хатын. Сөйләгез! Ә аннары без – йоклаган җаннарны уятып җырлагыз»;

«Күлмәкләрегезне шулай алыштырып торыгыз. Түлке чишенеп кенә чыкмагыз!»;

«Сезнең концертлар гадәттә идеал. Ничек телисез, шулай эшләгез»;

«Күңелең кушканча эшлә, Илсөя», – дип язучылар булган.

Фотолар: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бик матур да ,акыллы даИлсоя , андый жырчылар юк хэзер. Шуна халык ярата аны, ихтирам итэ. Ул алдынгы жырчы, анын кебек булырга эле!
  • 13 сентябрь 2023
    Исемсез
    Да, безнен халыкнын шул чаклы деградациялэнгэн, шундый артта калган жырчы концертына йоргеч, суз юк. Эле бит акча да тулилэр шундый буш мэгнэсезлеккэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100