«Дөрес туклану белән генә ябыгып булмый»:Татарстанда һәр бишенче балада артык авырлык бар
Гадәттә артык авырлык яки симерүнең беренче стадиясе күзәтелә
– Татарстанда һәр бишенче бала артык авырлыктан яки симерүдән интегә. Һәм ел саен мондый проблема белән авыручы балалар саны 9 процентка арта бара. Күбесе – 9-10 яшьлек яшүсмерләр, – дип сөйли балалар табибы-эндокринологы Аделина Абдуразакова. – Шундый күренеш күзәтәбез: бала мәктәпкә баргач һәм көннең күп өлешен утырып үткәрә башлагач, аның авырлыгы арта.
Моннан тыш, укучының рационында трансмайлар һәм шикәр күләме арта: сохари, чипсылар, газлы сулар. Ә ата-аналарга баланың туклануын контрольдә тоту авырая. Шуңа күрә мәктәп укучыларының симерү сәбәпләре билгеле – калориянең артуы һәм физик активлыкның кимүе.
Гормональ сәбәпләр – калкансыман бизнең, бөер өстендәге бизнең эшчәнлеге бозылу кебек авырулар балаларда бик сирәк очрый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр элек артык авырлык шәһәр балаларында киң таралган булса, хәзер бу бөтен җирдә проблемага әйләнде. Балаларның күпчелеге гаджетларда утыра, хәрәкәтләре бик аз. Шулай да, бәхеткә, артык симерү очраклары бик күп түгел. Гадәттә артык авырлык яки симерүнең беренче стадиясе күзәтелә.
Табиб сүзләренчә, балаларда гәүдә авырлыгы индексы өлкәннәрдәге кебек исәпләнми. Табиблар баланың яшен еллар белән генә түгел, айлар белән дә исәпкә ала, гәүдә авырлыгын шул ук яшьтәге һәм озынлыктагы балалар өчен стандарт масса белән чагыштыралар. Мәсәлән, 110 см буйлы 5 яшьлек кызның авырлыгы 20 кг га кадәр, 140 см буйлы 10 яшьлек малайның авырлыгы 35 кг га кадәр булырга тиеш. Ә 165 см озынлыктагы 14 яшьлек малайның авырлыгы 57 кг га кадәр булырга тиеш. Балагызның артык авырлыгы барлыгын аңлау өчен визуаль карау да җитә. Шулай ук авырлыкны махсус мобиль кушымталар ярдәмендә дә контрольдә тотарга мөмкин.
Ачлык белән дәваларга ярамый
Симерүне дәвалау өчен төп чара – бу гадәти кебек тоелса да, дөрес туклану.
– «Гарвард тәлинкәсе» кулланыла, анда – 50 процент яшелчә һәм җиләк-җимеш, 25 процент углеводлар һәм аксымнар булырга тиеш. Бала ашау гадәтләрен әти-әнисеннән өйрәнә, һәм алар аңласын иде: бөтен гаилә дөрес тукланырга тиеш, югыйсә нәтиҗә булмаячак. Баланы симерүдән дәвалау – ул гаилә терапиясе, – дип кисәтә Абдуразакова. – 10 яшькә кадәрге балалар белән без уен формасында эшлибез: бөтен гаилә 1 ай дәвамында «дөрес туклануны кем яхшырак үти» дип ярыша. Җиңүчегә бүләк бирелә. Балаларга бу бик ошый. 10 яшьтән олырак пациентларга килгәндә, монда бала һәм аның әти-әнисе белән сөйләшү кирәк.
Сүз уңаеннан, «ябыгыр өчен бала ач торырга тиеш» дип уйлаучы ата-аналар, дөрес туклануда бик күп ризык ашарга мөмкин булуын һәм шул ук вакытта ябыгып булуын белгәч, бик аптырап кала. Иң мотивацияле аудитория – 15 яшьтән зуррак яшүсмерләр, чөнки алар тышкы кыяфәтләренә бик нык игътибар итә башлый. Алар – тәкъдимнәрне иң яхшы үтәүчеләр. Ләкин шуны да белергә кирәк, дөрес туклану белән генә ябыгып булмый, моңа физик активлык та өстәлергә тиеш.
Балалар эндокринологы әйтүенчә, яшь пациентларны дәвалауда дарулар бик сирәк кулланыла. Ел дәвамында нәтиҗә булмаса һәм симерү дәрәҗәсе бик зур булса гына, дарулар билгеләргә мөмкин.
– Даруларны 12 яшьтән соң гына бирергә була, чөнки аппетитны киметә торган яки майларны сеңдерми торган препаратларның җитди тискәре йогынтылары бар. Бу – сәламәт ябыгу түгел. Әти-әниләр дә медикаментоз терапияне бик үк хупламый, – ди Абдуразакова.
«Май күзәнәкләре – гомерлек»
– Әгәр баланың кечкенәдән үк симерү проблемасы бар икән, димәк, бу проблема – гомерлек, дигән сүзме? – дип кызыксына табибтан «РТ» хәбәрчесе.
– Кызганыч, әмма, әйе. Май күзәнәкләре саны балачакта, 13-14 яшькә кадәр, бала актив үскән вакытта салына. Балачакта май күзәнәкләре күбрәк салынган саен, олы яшьтә кешене шул кадәр күбрәк проблемалар һәм чикләүләр көтә. Шуңа күрә тумыштан ук баланың туклануын һәм ашау гадәтләрен күзәтергә кирәк. Әгәр дә ул симерә, аннары ябыга икән, бу вакытта май күзәнәкләре үлми, алар кысылалар гына, һәм аларның саны гомер буе үзгәрешсез калачак. Шуңа күрә, әгәр кеше дөрес тукланудан читләшә икән, ул бик җиңел симерәчәк.
– Балаларда артык авырлык тагын нинди проблемалар һәм авыруларга китерә ала?
– Бу – киләчәктә күп авырулар, шул исәптән онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы. Әгәр бала симез булса, аның кан тамырлары стеналары ябык баланыкыннан калынрак була. Һәм бала аннан соң ябыкса да, гомер буена ябык калса да, кан тамырлары калынлыгы берничек тә үзгәрмәячәк, һәм гипертония куркынычы сакланачак. Шуңа күрә «бала әле үсә, бу – кечкенә чагында гына» дип уйлау дөрес түгел, артык авырлыкка каршы вакытында көрәшә башларга кирәк. Хәтта 13 яшьлек яшүсмерләрнең дә артык авырлыгы аркасында югары кан басымы һәм йокы проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Симез кызларда җенси үсеш иртә башланырга, малайларда, киресенчә, өлгерү тоткарланырга мөмкин.
«Пекарня»лар һәр адым саен
Табиб педиатр-гастроэнтеролог Диләрә Тарасова тагын бер куркыныч – эчке органнарның симерүе турында кисәтте.
– 10-11 яшьлек баланың бавыр күрсәткечләре (АЛТ, АСТ) биохимик кан анализында 2 тапкыр арткан булса, бу – аның бавыры симерү – орган күзәнәкләре җимерелү башланган, дигәнне аңлата. Моны төзәтеп була, – дип тынычландырды доктор. – Иң мөһиме – туклану диетасын җайга салу һәм физик активлык өстәү.
Тарасова сүзләренчә, симерү – ул бөтен кешелекне колачлаган цивилизация авыруы. Бу – аз хәрәкәтләнү һәм компьютерларга текәлеп утыру белән бәйле.
– Хәзерге балалар җәяү йөрми, аларны һәр җиргә әти-әниләре машиналарда алып бара, алар урамга да чыкмый, ә даими рәвештә гаджетларда утыра. Моннан тыш, бездә – һәр адым саен «пекарня»лар һәм тиз туклану нокталары. Бу – сәламәтлек өчен куркыныч һәм ашказаны асты бизенә авырлык, – дип кисәтте табиб. – Шуны истә тоту мөһим: әгәр ата-аналарның артык авырлыгы һәм «инсулинорезистентносте» бар икән, димәк, бу куркыныч балага да яный. Һәм балада 2нче типтагы диабет үсешен китереп чыгармас өчен, сак булырга кирәк. Балалар өчен туклану режимы – 3 төп ашау һәм 2 капкалап алу, алар җиләк-җимеш яки сөт продуктлары булырга мөмкин, мәсәлән, сырниклар.
«Республика Татарстан»нан тәрҗемә ителде. Авторы: Дарья Субботина