news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөрес иртәнге аш нинди булырга тиеш?

news_top

Дөрес төзелгән иртәнге меню – сәламәтлек нигезе һәм озак вакыт туклык хисен саклау гарантиясе.

Табиб-нутрициолог, гастроэнтеролог һәм гепатолог Светлана Бирюкова иртәнге ашка кофе белән күмәчләр яки круассаннар ашаудан баш тартырга киңәш итә. Аның сүзләренчә, мондый ризык канда глюкоза микъдарының кискен күтәрелүенә китерә, шуңа күрә берничә сәгатьтән соң ук шоколад ашыйсы килә башлый.

Нутрициолог фикеренчә, идеаль иртәнге аш аксымнардан, катлаулы углеводлардан һәм клетчаткадан торырга тиеш.

Табиб көнне дөрес башлап җибәрү өчен өч яхшы вариант тәкъдим итә:

  1. Йомырка, бөтен бөртекле икмәк һәм яшелчәләр.
  2. Эремчек һәм бер уч чикләвек, җиләк-җимешләр.
  3. Аксымлы компонентлы туклыклы ботка.

Көн дәвамында тәлинкәдә нәрсә булырга тиеш?

Туклык хисен саклау һәм татлы ризыклар турында еш уйламас өчен, гастроэнтеролог һәр төп аш вакытында балык, ит, йомырка яки кузаклы үсемлекләр (аксым чыганагы буларак), ярмалар яки бәрәңге (катлаулы углеводлар чыганагы), шулай ук күп күләмдә яшелчә (клетчатка чыганагы) кулланырга киңәш итә.

Тамак ялгап алуны да аңлы рәвештә сайларга кирәк. Гадәттәге җиләк-җимешләр яки кибеттән алынган фитнес-батончиклар урынына (аларда еш кына яшерен шикәр күп була), татландыргычсыз йогыртны чикләвек белән яки бөтен бөртекле ипи кисәкләрен сыр белән ашау яхшырак, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар