Дөньяны таң калдырган 7 тарих – бу кешеләр мөмкин булмаган шартларда да исән калган
Бу бәхетле кешеләрнең тормыш тарихы могҗизаны хәтерләтә.
Бу кешеләр кораб батканда һәм авиаһәлакәтләрдә исән калган, төбәп атканнан соң зыян күрмәгән һәм ахыр чиктә, саулыкларын югалтсалар да, барыбер өйләренә исән кайткан.
Бу бәхетле кешеләрнең тормыш тарихы могҗизаны хәтерләтә. Авыр яралану-имгәнүләргә һәм кеше гомумән исән кала алмый торган шартларга карамастан, алар үзләрендә яшәр өчен көч таба алган. Мәсәлән, мәктәп укучысы Джулиана Кепке 3 мең метрдан артык биеклектән егылып исән калган һәм ялгызы 1 атна дәвамында Амазонка джунглиларын кичкән. Ә пешекче Харрисон Окене океанда баткан корабта 3 көн су төбендә яши. Кеше бик күп сынаулардан да исән кала ала – бу шәхесләр үз мисалларында шуны тагын бер тапкыр раслый.
Пань Лянь: агач салда ярты ел
Кытайлы Пань Лянь инглиз сәүдә корабында икенче стюард булып эшли. 1942 елның ноябрендә кораб Кейптауннан Парамарибога юл тота. Ләкин юлда немец су асты көймәсе һөҗүменә дучар була. Вакытында корабтан сикереп төшеп, 24 яшьлек диңгезче исән кала. Экипажның 50 әгъзасы арасыннан ул – исән калган бердәнбер кеше. Өстәвенә, суда үткәргән 2 сәгатьтән соң, егет күпмедер азык-төлек запасы төялгән коткару салына тап була. Анда берничә банка печенье, шикәр, бераз шоколад һәм эчә торган су була.
Тиздән ризык бетә, ә ярдәм килми. Шуннан соң диңгезче экстремаль шартларда яшәргә өйрәнә башлый. Ул яңгыр суын эчә, ашар өчен акчарлакларны аулый, балык тота һәм аны кояшта киптерә. Бервакыт Пань Лянь хәтта акула эләктерә. Атлантик океанда егет салда ялгызы 133 көн яши. Апрель аенда гына аны Бразилия балыкчылары табып ала. Бу вакытка Пань Лянь авыру һәм хәлсезләнгән була, әмма хастаханәдә 4 атна эчендә ул тулысынча аякка баса. «Бу рекордны беркемгә дә һәм беркайчан да җиңәргә туры килмәс дип өметләнәм», – ди ул.
Арон Ралстон: кесә пычагы белән кулын кисеп өзгән
2003 елның маенда Америка альпинисты Арон Ралстон Юта штаты каньоннарына сәфәр чыга, әмма бу хакта танышларының берсен дә кисәтми. Ташлар җимерелү сәбәпле, 27 яшьлек ир-ат ярыкта кысылып кала – аның кулына таш төшә. 6 көн дәвамында Ралстон табигать тозагыннан котылырга тырыша. Ә барлык азык-төлек һәм су запасы беткәч, ул уң кулының сөяген сындыра һәм кулын тупас кесә пычагы белән кисеп ала. Альпинистны сәяхәтчеләр коткара.
Бу тарихны режиссер Дэнни Бойлның «127 сәгать» дип аталган фильм итеп төшерә. Шунысы кызык, фильмны төшерү Ралстон өчен кабер була язган каньонда төшерелгән. Финал күренеше исә шул дәрәҗәдә табигый чыга ки, тамашачылар кинозалны ташлап чыга, хәтта аңнарын югалта.
«Бер-бер хәл килеп чыкканда ярдәм итүләрен теләсәгез, кая барганыгызны кемгә дә булса әйтә торган булыгыз», – дип кисәтә хәзер альпинист. Сүз уңаеннан, бу очрак Ралстонны туктатмаган. Ул яраткан шөгылен дәвам итә.
Венсеслао Могуэль: үлем җәзасыннан соң тормыш
Мексика инкыйлабы вакытында студент Венсеслао Могуэль фетнәчеләр ягында сугыша. 1915 елның мартында егетне кулга алалар, ә аннары судсыз гына үлем җәзасына хөкем итәләр. Солдатлар революционерны стена янына тери, 9 тапкыр аталар һәм үлгән дип уйлап, китәләр. Шикләнерлек урын булмый да, чөнки җәлладларның берсе Венсеслаоның башына контроль ату ясый. Әмма соңыннан билгеле булганча, атып «үтерелгән» егет исән кала, алай гына да түгел, үз иптәшләре янына кадәр 3 кварталны шуышып бара. Анда аңа ярдәм күрсәтәләр.
Венсеслао Могуэль тәнендә тирән җәрәхәтләр һәм бик ямьсез имгәтелгән йөзе гомерлек истәлек булып кала. 30нчы елларда исә аның могҗизалы исән калуы турында бар дөньяга билгеле була. Башта галим Сантьяго Мендес Эспадас аның биографиясен бастырып чыгара, аннары Британиянең «Chumbawamba» рок-төркеме Могуэльгә үзенең композициясен багышлый. Моннан тыш, Венсеслао Могуэль популяр телешоуларның кунагына әверелә. Мәсәлән, 1937 елда төшерелгән атаклы фотода ул Американың «Ripley»s Believe It or Not!» радиотапшыруы алып баручы Роберт Риплига интервью бирә.
Анжела Эрнандес: 60 метрлы кыядан егылу
Америкалы Анжела Эрнандес апасын күрергә Лос-Анджелеска бара. Ул элемтәгә чыгудан туктагач, туганнары чаң суга. Соңрак билгеле булганча, кыз юлга атылып чыккан куянны урап үтәргә тырышкан, ләкин машинасы белән тиешенчә идарә итә алмаган. Машинасы 60 метрлы кыядан яр буена егылып төшә һәм тарала, әмма 23 яшьлек Анжела исән кала. Баш миенә кан саву, кабыргалары һәм умрау сөяге сыну, шулай ук үпкә коллапсына карамастан, ул машина салоныннан чыга һәм 1 атна буе Тын океанның кешесез яр буенда исән калырга тырыша.
«Тәнемдәге һәр сөяк авырта иде», – дип искә ала кыз. Коткаручыларны көткәндә, ул радиатор шлангы ярдәмендә яңгыр суын җыя, күңеленнән яраткан җырларын барлый һәм өендә яратып ашый торган ризыклар турында хыяллана. Анжела Эрнандес югарыдан узып баручы машиналарны күреп ята, ләкин өстәге шоферлар аны күрми. Америкалыны серфингчылар таба: алар аның машина ватыкларын күреп ала һәм коткаручыларны чакыра. «Бәхетле булыр өчен минем тормышымда бар нәрсә дә бар икәнлеген аңладым», – дип яза Анжела хастаханәдә ятканда.
Харрисон Окене: баткан корабта 3 көн
2013 елның 26 маенда таң атканда корабль батканда, пешекче Харрисон Окене душ бүлмәсендә кала. Бу хәлләр Нигерия ярларыннан 30 км ераклыкта гына була, әмма, көчле давыл аркасында, водолазлар төпкә киткән корабка 3 көн буе төшә алмый. Ашыгырга да урын юк: исән калучылар бардыр дип, берәү дә өметләнми. Ләкин Харрисон Окене исән кала. Яртылаш су баскан караңгы коридорлар буйлап йөгергәндә, ул «һава кесәсе» барлыкка килгән һәм су кермәгән бүлмәләрнең берсендә сыену урыны таба.
Кул астындагы материаллардан ир-ат су өстендә калырлык кечкенә сал ясый. Эчәр су һәм һава җитмәүдән яки салкында туңып үләргә мөмкинлеген ул яхшы аңлый. Кокның үзендә бары тик газлы су банкасы гына була, һәм барлык бу вакыт дәвамында ул билгә кадәр салкын суда тора. Өстәвенә, һәлак булган экипаж әгъзаларының исен сизеп, корабка берничә тапкыр ерткыч балыклар йөзеп килә. Үлгәннәрнең гәүдәләрен алырга килгән коткаручыларның берсенең кулыннан Харрисон Окене тотып алгач, бөтенесе шакката. Бу дулкынландыргыч очрашу мизгелләрен видеога төшереп калдырганнар.
Джулиана Кепке: авиаһәлакәт һәм джунглида 1 атна
1971 елның Раштуа бәйрәме алдыннан мәктәп укучысы Джулиана Кепке әнисе белән бергә Германиядән биолог әтисе янына Амазониягә оча. Ул бәйрәм каникулларын гаиләсе белән үткәрергә ниятли, ләкин хәлләр уйламаган-көтмәгән юнәлеш ала. Аларның очкыч канатын яшен суга, һәм ягулык багында янгын чыга. Кыз бары тик двигательләр тавышы ишетелми башлавын гына хәтерли. Ул 1 тәүлек үткәч джунглида, әле дә үз креслосына эләктерелгән килеш аңына килә. Нәкъ шушы шарт бәрелү көчен йомшарткан. Соңрак ачыкланганча, 92 кешедән бары тик Джулиана гына исән калган була.
11 көн дәвамында 17 яшьлек мәктәп укучысы тропик урманны кичә. Булган ашамлыклардан – бары тик конфетлар гына. Болай да авыр хәлне тагын да катлауландырганы шул була: 3 км биеклектән егылып төшкәндә Джулиана күзлеген югалта, умрау сөяген сындыра, тирән җәрәхәтләр ала, һәм аның баш мие селкенә. Җәрәхәтләрнең берсендә паразит личинкалары барлыкка килә – кыз аларны керосин белән яндыра. Мәктәп укучысын урман кисүчеләр табып ала, аны хастаханәгә алып китәләр. Күп еллар узгач, Джулиана «Күктән егылып төшкәч» дигән автобиографик китап бастырып чыгара.
Ада Блэкджек: котып салкынында калу
Узган гасырның 20нче еллары башында Аляскадан эскимоска Ада Блэкджек Врангель утравында колония төзергә теләгән 4 Канада полярчысын озата бара. Ханымга туберкулез белән авыручы кечкенә улын дәвалау өчен акча кирәк була. Шуңа күрә ул экспедициядә катнашучыларга ашарга пешерергә, савыт-саба, керләрен юарга һәм киемнәрен тегәргә ризалаша. Башта бар да яхшы була. Ләкин 1 елдан азык-төлек запасы бетә, ә утрауга тәүге юл салучыларга вәгъдә ителгән кораб кире килми. Моннан тыш, 1 ир-ат цинга белән авырый башлый.
Шуннан соң авыруны Адага калдырып, төркемнең 3 әгъзасы ярдәм эзләп китә. Вакыт уза, ә ирләр кире кайтмый, авыру иптәшләре тиздән үлә. Улын кабат күрү хакына исән калырга карар кылган 23 яшьлек ханым яшәү өчен ялгызы көрәшә башлый. Аның янында Вик кушаматлы песи генә кала – песине экспедициягә канадалылар алган була. Блэкджек атарга, тюлень ауларга һәм тиреләрен эшкәртергә өйрәнә, буш вакытларында көндәлек алып бара. Барысы да яхшы тәмамлана: ярты елдан соң аны һәм мәчене коткаралар. Ада улын савыктыра, кабат кияүгә чыга һәм 85 яшенә кадәр яши.