«Дөньяң тамырдан үзгәрә» – Гомрә ничек башкарыла, анда барыр алдыннан ниләр белергә кирәк
Бөтен дөнья мөселманнары ел саен, хаҗ кылу максаты белән, Мәккәгә барырга омтыла. Хаҗның бер төре – гомрә. Кече хаҗны ничек дөрес башкарырга, шулай ук Согуд Гарәбстанында гыйбадәт кылудан тыш нәрсә эшләргә мөмкин – «Татар-информ» материалында.

Гомрә нәрсә ул, һәм аның мөселман өчен нинди өстенлекләре бар
Гомрә (гарәпчә «итимар») – «сәфәр» дигәнне аңлата. Гомрә (кече хаҗ) дигәндә, Кәгъбәгә янына бару һәм аны әйләнеп чыгу (тәваф), Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасында йөрүне аңларга кирәк.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, гомрә хәерле гамәл булып санала, аны башкарган өчен кеше Аллаһ тарафыннан бүләкләнәчәк.
Моннан тыш, гомрәне үтәү түбәндәге өстенлекләрне дә бирә:
- гөнаһлар кичерелә;
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Һәр гомрә аннан алдагысыннан соң кылынган гөнаһларны ярлыкар» (Бохари, Мөслим).
- «Аллаһ кунаклары» булу;
Хәдистә болай диелгән: «Зур һәм кече хаҗ кылган дин тотучылар, Аллаһ кунаклары булып саналалар. Әгәр алар Аңардан сорасалар, Ул аларга җавап бирер, ә инде гафу үтенсәләр, Ул аларны гафу итәр» (Нәсаи, Ибн Мәҗә).
- ярлылыктан котылу;
Пәйгамбәр: «Хаҗ һәм гомрәне чиратлашып үтәгез, чөнки алар, тимерче тиресе алтынны, тимерне һәм көмешне чистарткан кебек, фәкыйрьлекне һәм гөнаһларны куар», – дип өндәгән (Әхмәд).
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Рамазан ае җиткәч, гомрә кыл, чөнки рамазан аенда гомрә хаҗга тиң» (Мөслим).
Изге Рамазан аенда гомрә кылу аеруча хәерле, әмма тулаем алганда дин тотучылар елның теләсә кайсы вакытында кече хаҗны кыла ала.
Гомрәне башкару шартлары
Кеше кече хаҗга бара алсын өчен, ул кайбер таләпләр үтәлергә тиеш:
- ислам динен тоту;
- үз акылында булу;
- балигъ булу (ислам күзлегеннән);
- физик һәм финанс мөмкинлекләргә ия булу;
- хатын-кызларны гомрәгә мәхрәме (якын ир туганы) озата барырга тиеш.
2025 елда гомрә: нәрсәләрне белергә кирәк
Хәзерге вакытта Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру белән аерым оешмалар шөгыльләнә. Шуңа күрә гомрәгә барырга теләгән һәр мөселман шундый операторларның берсе белән элемтәгә керә һәм сәфәр шартларын ачыклый ала. Кагыйдә буларак, кече хаҗ кылу өчен 2 атнага баралар, моннан кыска вакытлы вариантлар да була. Агымдагы елда гомрәне башкару бәясе 100 мең сумнан башлана.
Әзерлек һәм гомрә турында тулырак итеп «Татар-информ»га Кукмара районыннан хаҗи Хәкимулла Хәбибуллин сөйләде, ул шушы көннәрдә Мәккәдән кайткан:
Татарстанда гомрәгә бару шактый югары дәрәҗәдә оештырыла. Оператор белән элемтәгә кергәч тәхаҗ кылу шартлары, үзең белән нәрсәләр алырга кирәклеге турында тәфсилләп аңлатма бирелә. Аэропортта сезне оештыручылар озата, җентекле күрсәтмәләр бирәләр. Кешеләр Мәккәгә оешкан төркемнәр булып китә. Һәр төркемгә гарәп телен камил белгән җитәкче билгеләнә, – дип сөйләде ул.
Казан аэропортыннан очып китүче хаҗилар Согуд Гарәбстанына күчеп утырулар белән барып җитәләр.
Казаннан без Шарджага (БГӘ) очтык, анда без якынча 5-6 сәгать булдык. Аннан Мәккәдән якынча 80 км ераклыкта урнашкан Таифка (Согуд Гарәбстаны) очтык. Таифта инде микат иде (мөселманнар ихрам хәленә керә торган махсус урыннар. – иск. ТИ), анда без ихрам халәтенә кердек. Мәсәлән, Җиддәгә (Согуд Гарәбстаны) очкычта килүчеләр ихрамга Шарджада ук керә, ә гомрә ясау ниятен инде очкычта ук ясыйлар. Мәдинәгә очып килүчеләр шул якларда урнашкан микатта ихрам хәленә керә. Ихрамга керү өчен, тәһарәт алырга, тиешле нияткә ия булырга һәм ихрам дип атала торган махсус кием кияргә кирәк, – ди Хәбибуллин.
Ихрам хәленә кергәч, кешеләр махсус автобусларда Мәккәгә юл тота. Шәһәргә килгәч, хаҗилар әл-Харам мәчете территориясенә керә, аның үзәгендә Кәгъбә урнашкан. Нәкъ менә ул намаз вакытында бөтен дөнья мөселманнары өчен юнәлеш булып хезмәт итә. Бөтен дөнья мәчетләре нәкъ менә Кәгъбә ягына юнәлдерелгән итеп төзелә.
«Кәгъбә янында мөселманнар тәваф кыла, Кәгъбә тирәли 7 тапкыр әйләнергә кирәк, аннары 2 рәкәгатьтән торган намаз укыла, ул шулай атала да – тәваф-намаз, аннары Зәм-зәм чишмәсеннән су эчәсең», – дип аңлатты хаҗи.
Алга таба гомрә вакытында мөселманнар Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасына йөрергә бара.
«Сафа белән Мәрвә арасында 7 тапкыр йөреп чыгарга кирәк. Анда тагын шундый махсус яшел зона бар, якынча 100 метр, менә анда җиңел йөгереш ясарга кирәк», – дип сөйләде Хәбибуллин.
Аннары хаҗилар кунакханәгә китә, анда мәҗбүри рәвештә чәчләрне кырырга кирәк. Бу гамәлдән соң гомрә үтәлгән дип санала, ә кеше үзе ихрам хәленнән чыга.
Согуд Гарәбстанында буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә
Согуд Гарәбстанында булган вакытта хаҗилар өчен төрле экскурсияләр оештыралар.
Без хаҗ кылуның бер өлеше булган Мина үзәненә, Гарәфәт тавына һәм Җамаратка – шайтанга таш ату өчен бара торган урыннарга бардык. Бу экскурсияләр, кагыйдә буларак, юлламага кер», – дип сөйләде Хәбибуллин.
Шулай ук Таифка экскурсия тәкъдим ителгән, бу инде төркем җитәкчесе оештырган түләүле экскурсия була. Эссе көннәрдә суда коенырга теләүчеләр Кызыл диңгезгә бара алган. Моның өчен шулай ук махсус транспорт оештырылган.
«Миңа шулай ук Ухуд тавы янында булырга туры килде. Нәкъ менә монда мөселманнарга Мәккә мөшрикләре гаскәре каршы торган атаклы Ухуд яны сугышы була. Бу бәрелеш, нәтиҗәләренең төрлечә булуына карамастан, ислам диненең формалашуында мөһим роль уйный. Бу тау янында зират бар, анда пәйгамбәрнең бу сугышта һәлак булган 70 көрәштәше, шул исәптән пәйгамбәрнең туган абыйсы Хәмзә ибн Абделмуталиб җирләнгән», – дип сөйләде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Хәбибуллин шулай ук Мәдинәгә барып, исламда әһәмияте буенча икенче мәчет булган пәйгамбәр мәчетендә (ән-Нәби мәчете) намаз укыган.
«Әмма күпчелек вакыт хаҗилар әл-Хәрам мәчетендә намаз укырга омтыла, чөнки анда кылынган 1 намаз өчен гадәти мәчеттәге намаздан 100 мең тапкырга артыграк савап бирелә. Кунакханәдән бу мәчеткә кадәр без ярты сәгать чамасы җәяү йөрдек. Өстәвенә, иртәнге намазга кадәр тәваф кылырга өлгерер өчен, алдан ук бара идем, ә аннан соң кояш чыкканчыга кадәр Коръән укый идем. Шуңа күрә әгәр дә барлык биш намазны да әл-Хәрам мәчетендә укысаң, буш вакыт калмый диярлек», – дип аңлата ул.
Хәкимулла Хәбибуллин – тәҗрибәле хаҗи, бу – аның инде җиденче гомрәсе булган, моңа кадәр ул хаҗ да кылган. Ул изге Мәдинәдә булган саен, биредә беренче тапкыр булган кебек хисләр кичерүен әйтә.
«Монда килгәч, синең бөтен дөньяң тамырдан үзгәрә. Син башка дөньяга эләгәсең һәм күп әйберләргә яңача карый башлыйсың. Анда күңел тынычлана, һәм һәрвакыт бу урыннарга кабат барасы килә, чөнки хаҗ кылу иманны ныгыта. Хәтта урам буйлап йөргәндә дә, бу урыннарда пәйгамбәрнең үзе булганын аңлыйсың. Шуңа күрә барыгызга да хаҗ кылырга киңәш итәм», – дип йомгаклады хаҗи.
Фотолар Хәкимулла Хәбибуллин тарафыннан тәкъдим ителгән
«Татар-информ»нан тәрҗемә