news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дөньялыкны саклап торучы җаннар». Динә һәм Рафаэль Латыйповлар авыруларга бәйрәм ясаган

news_top
«Дөньялыкны саклап торучы җаннар». Динә һәм Рафаэль Латыйповлар авыруларга бәйрәм ясаган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Динә һәм Рафаэль Латыйповлар Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психо-неврологик интернатта кунакта булып, авыруларның күңелен күреп, аларга бәйрәм ясап кайткан. Бу гадәти булмаган чыгышларыннан соң Динә Латыйпова уйларга бирелгән. Ул социаль челтәрләрдә болай дип яза:

«Язмыш, язмыш… Син әче дә, баллы да, төче дә! Кемгә – кайсы, кем савытына ниндие салынган.

Декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Без аларга һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш булсак та, ункөнлектә аеруча тормышның 1 сәгатен булса да алар белән уздырсак, безгә дә савап, алар да сөенә. Аралашу аларга күңел рәхәтлеге бирә, һәм алар чын күңелдән шатланалар.

Без ел да моңа әһәмият бирәбез. Интернат җитәкчелеге, оештыручыларның тәкьдиме белән, эстрада артистлары белән бергәләп, алар өчен концерт куябыз. Музыкаль программа тәрбиядәгеләргә ошый, үзләре дә катнаша. Алар безне таныйлар. Яраталар. Аларның күңелләре шундый якты, саф, чиста. Чыннан да дөньялыкны саклап торучы җаннардыр, балакайларым.

Бигрәк тә тәрбиядәгеләр белән эшләүче һәрбер хезмәткәр, җитәкчелек, тәрбиячеләр, укытучылар алдында баш иясем килә. Алар һәрберсе – иң сабыр, олы йөрәкле, шушы балаларны аңлый, ярата, иркәли белүче шәхесләр.
Декада бара. Күңелләргә мәрхәмәтлелек салыйк, аны мохтаҗлар белән бүлешик», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар