news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньякүләм «Татар-кызы 2026» бәйгесе финалистлары билгеле булды – исемлек

Бүген, Бөтендөнья татар конгрессында дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалистларын игълан иттеләр. Финалистлар арасында Татарстан кызы да бар.

news_top
Дөньякүләм «Татар-кызы 2026» бәйгесе финалистлары билгеле булды – исемлек
Фото: © «Интертат», Милена Новикова

24 августта «Татар кызы 2026» бәйгесенең ярымфиналы башланды. Казанга төрле төбәкләрдән һәм илләрдән татар кызлары җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә узган бәйгеләрнең җиңүчеләре. Бер атнага якын вакыт эчендә кызлар төрле мәдәни чараларда катнаштылар, төрле юнәлешләрдә сынаулар үттеләр.

Финалистларны игълан итәр алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ярымфиналда катнашучы кызларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменннән сәламләде.

— Без шушы көннәрдә сезгә ияләштек. Бездән генә торса, барыгызны да Төркмәнстанга алып барган булыр идек. Ләкин ул очракта бу бәйге булмаган булыр иде. Һәрбер төбәкнең, татар оешмаларының вәкилләре бит сез. Чын күңелдән котлыйбыз.

Шушы көннәрдә бөтен татарның мәркәзе Казан дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы белән яшәде. Бу төп чараларның берсе булды. Мин дә фото-видеолардан сезне күзәткән йөзләр белән хәзерге вакыттагы йөзләрегезнең, әлбәттә, аерылып торуын күрәм. Чөнки сез дә шушы көннәр эчендә бу эшнең бөтен эчтәлегенә, мохитенә тулысы белән үзегезне багышладыгыз. Иң беренче чиратта, бер-беребезне алкышлап котлыйк, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Ул шулай ук кызларны Татарстан Республикасы көне белән котлады.

Ихлас күңелдән 30 август Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән котлыйбыз сезне. Без «Татар кызы»н беркайчан да матурлык бәйгесе дип кенә атамыйбыз. Ул – матурлык, сәләт, милли традицияләр бәйрәме. Сез булачак милләт аналары, – диде Данис Шакиров.

Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин да кызларга мөрәҗәгать итте.

— Бер атна дәвамында сез бар сәләтләрегезне, бар ихласлылыгызны күрсәттегез һәм инде шушы ихласлык дирекция тарафыннан да сезгә кайтты дип өметләнеп калам, — дип белдерде Алмаз.

Ярымфиналда катнашучы һәрбер кызга диплом бирделәр. Шуннан соң дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалистларын игълан иттеләр. Алар:

Зыятдинова Әминә Илһам кызы — Киров өлкәсе;

Солтанова Алинә Фәрит кызы — Ленинград өлкәсе;

Ситтигуллина Әдилә Рәфил кызы — Мәскәү шәһәре;

Усманова Камилә Рафаэль кызы — Оренбург өлкәсе;

Бакирова Нурия Марат кызы — Санкт-Петербург шәһәре;

Зарипова Динә Азат кызы — Татарстан Республикасы;

Ишалина Айсылу Рамил кызы — Удмуртия Республикасы;

Камаева Ралинә Кәбир кызы — Ульяновск өлкәсе;

Богданова Әхмәдия Абдумансур кызы — Кыргызстан Республикасы;

Ситдыйкова Әминә Салават кызы — Төркия Республикасы;

Әхмәтвәлиева Регина Зинур кызы — Төркмәнстан Республикасы;

Мәхмүдова Әминә Равел кызы — Үзбәкстан Республикасы.

Сентябрь ахырында кызлар әзерлек өчен янәдән Казанга киләчәк. Ә инде 7–8 октябрьдә аларны Төркмәнстанда Дөньякүләм «Татар-кызы 2026» бәйгесенең финалы көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар