news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы иң зур пәрәвез табылган — аны үзара дошман булган үрмәкүчләр үргән

news_top
Дөньядагы иң зур пәрәвез табылган — аны үзара дошман булган үрмәкүчләр үргән
Фото: «Татар-информ»

Дөньядагы иң зур пәрәвезне Албания һәм Греция чигендәге мәгарәдә тапканнар.

«Үрмәкүч шәһәре» 106 м² мәйданны били — мәгарә диварлары тулысынча пәрәвез челтәре белән капланган. Галимнәр фикеренчә, анда якынча 111 мең үрмәкүч яши ала, дип хәбәр итә «Комсомольская правда», фәнни журнал мәгълүматларына таянып.

Пәрәвезне ике төргә караган үрмәкүчләр – Tegenaria domestica һәм Prinerigone vagans үргән. Өстәвенә, алар үзара дошман – беренчеләре икенчеләрен ашыйлар, дип саналган. Әмма монда алар күршеләр кебек яшиләр икән.

Күкерт һәм вак черкиләр булган мохит алар үзара тыныч яшәргә мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар