Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньядагы иң карт ир-ат озак яшәү серләре белән уртаклашкан

news_top_970_100

Дөньядагы иң карт дип танылган ир-ат озак яшәү серләре белән уртаклашкан.

Бөекбританиянең Ливерпуль шәһәрендә туып-үскән Джон Тиннисвуд 2024 елның 26 августында 112 яшьлеген бәйрәм иткән. Апрель аенда ул, хәзерге вакыттагы иң озак яшәүче ир-ат буларак, рәсми рәвештә Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

«Дөресен әйткәндә, мин үземне ничектер башкача хис итәм. Үземне бу яшьтә итеп тоймыйм. Бу – мине дулкынландырмый. Мөгаен, шуңа күрә мин шушы яшькә кадәр җиткәнмендер дә инде», – дип сөйләгән ул бу титулны алгач.

Ир-ат «Титаник» лайнеры баткан елда туган. Ул озак яшәүнең сере тәгаен нидә булуын белми икән.

«Бернинди махсус серләрне дә искә төшерә алмыйм. Яшь чагымда мин шактый актив кеше булдым, җәяү күп йөрдем. Бу – шуңа бәйледерме, юкмы, белмим. Әмма мин үзем өчен башкалардан берни белән дә аерылып тормыйм», – дип сөйләгән йөзьяшәр.

Шулай да ир озак яшәү серен уңыш елмаю дип саный.

Аның сүзләренчә, ул ниндидер кырыс кагыйдәләр буенча тукланмый, тик һәр җомга саен кыздырылган балык һәм бәрәңге ашый икән, дип яза «Independent» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100