2025 елда дөньяда миллиардерларның мал-мөлкәте, уртача 5 еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда, 3 мәртәбә тизрәк – узган елга караганда 2,5 триллион долларга, яки 16 процентка артып, рекордлы 18,3 триллион долларга кадәр җиткән. Бу хакта тигезсезлек белән көрәш буенча халыкара оешмага сылтама белән РИА Новости яза.
«Яңа мәгълүматлар буенча, 2025 елда миллиардерларның мал-мөлкәте соңгы 5 елдагы уртачага караганда 3 тапкырга тизрәк арткан. 2025 елның ноябрь ахырында аларның милке рекордлы 18,3 триллион долларга җиткән. Бу – 1 ел элеккегә караганда 2,5 триллионга күбрәк», – дип хәбәр ителә.
Шулай итеп, үсеш 1 елга 16,2 процентны тәшкил итә (2024 елның ноябреннән), бу – 2020 елдан бирле уртача үсеш белән чагыштырганда 3 тапкырга тизрәк. Шул ук вакытта, 2020 елның мартыннан төзәтелгән инфляция 81 процент – 8,2 триллион доллар булган, диелә хәбәрдә.
Оешма хәбәр иткәнчә, миллиардерлар саны беренче мәртәбә 3 меңнән арткан, шул ук вакытта дөньядагы халыкның яртысы диярлек фәкыйрьлектә яши. Миллиардерлар мал-мөлкәтенең 60 процентка якын өлеше 3 чыганакның берсеннән килә: мирас, әшнәлек (кумовство) яки ришвәтчелек яки монополияле хакимият.
«Триллионнар мирас булып күчә, бу – безнең сәясәттә һәм икътисадта гаять зур хакимияткә ия булган яңа аристократия олигархиясе китереп чыгара», – диелә хәбәрдә.
Миллиардерлар милкенең 36 проценты нәселдән күчә, ә киләсе 3 дистә елда хәзерге меңнән артык миллиардер үз мирасчыларына 5,2 триллион доллардан артык мирас калдырачак. Шул ук вакытта моңа артык күп салым салынмаячак, дип фаразлый оешма.
«Дөньякүләм миллиардерларның яртысы алар үлемнәреннән соң балаларына калдырачак акчага салым салынмый торган илләрдә яши», – диелә.